Сугыш
“Сугыш” дигән куркыныч сүз
Шакыды ишекләрне.
Ил сакларга күпме солдат китте,
Тетрәндереп йөрәкләрне.
Әй, син, кырыс сугыш,
Өзелә бит синдә гомерләр.
Бөркет кебек ирләр башын сала,
Ятим кала сабый балалар.
Күпме ана йөрәк ярсуына,
Түзә алмый. Көтә баласын.
Күңелләрне тетрәндереп тора
Ачы сагыш, сугыш һавасы.
«Без кайтабыз» диеп китеп барсалар да,
Тик күбесе исән кайтмады.
Сәламләсен сер бирмәгән җиңү
Батыр җанлы кыю халкымны.
Фронт кырында бүген сугышканнар,
Исән-имин кайтып керсеннәр.
Сынамасын бүтән берүк язмыш,
Солдат гомере тормыш күрсеннәр.
Раилә Гирфанова