• Новости

    Защитник Отечества: Галлямов-Галимов-Нигамаев Минахмат Нигматзянович

    Защитник Отечества: Галлямов-Галимов-Нигамаев Минахмат Нигматзянович

         Бәзәкә авылының Үлемсез полкында тагын бер авылдашыбыз Нигмәтҗан улы Минәхмәтнең сугышчан юлын ачыклауга авылдашыбыз Бәхтегәрәев Минәхмәт этәргеч бирде. Ул «Вконтакте»дагы «Мои Бизяки» группасына әнисенең сугыштан кайтмаган абыйсы Галлямов Минәхмәт Нигмәтҗан улы фотосын куйган иде. Ә бу исем Бәзәкәнең Үлемсез полкы исемлегендә юк. Ләкин анда Нигамаев фамилиясе белән язылган Минәхмәт бар. Аның сугышта катнашкан энеләре Хаҗи белән Шәмсе дә Нигамаев (әтиләре Нигмәтҗан исеменнән) фамилиясе белән язылганнар. Эзләнүләр вакытында Минәхмәт абыйны кайбер документларда эле тагы Галимов дип тә язганнар. Шулай итеп Минәхмәт абыйның сугышчан язмышын 3 фамилия аркылы ачыкларга туры килде: Галямов-Галимов-Нигамаев. Җитмәсә тагын бер табышмак килеп чыкты: Бондюг райвоенкоматы хәрби хезмәткә чакырганнар исемлегендә ул юк! Бу хәлнең сәбәбен соңыннан аңладык: Минәхмәт абый Пермь өлкәсендә шахтада эшләгән һәм сугышка шуннан киткән икән. Ә авылның «Похозяйственные книги»сында ул язылган, чөнки аның гаиләсе, милеге авылда учетта торган, ул үзе башка җирдә эшләсә дә.

         Галлямов-Галимов-Нигамаев Минәхмәт Нигмәтҗан улы 1915 елда Бондюг районында Бәзәкә авылында туа. Алар гаиләсендә энеләре Хаҗи (1918 елгы), Шамсе (1921 елгы), сеңлесе Рабига (1925 елгы) була. 3 ир туганнары да сугышта булалар, араларыннан бары тик Хаҗи абый гына исән килеш авылыбызга кайту бәхетенә ирешә. 1970 еллар башында ул гаиләсе белән Менделеевск шәһәренә күчеп китте. Шәмсе абый 1941 елның 6 августында Украинаның Смела шәһәре янындагы сугышта һәлак була. Бүгенге язмада Минәхмәт абыйның язмышын ачыкларга тырышырбыз.

         Югарыда әйтелгәнчә, Оборона Министрлыгы архивларныда   Минәхмәт абыйның РККАга чакырылуы турында документлар табып булмады. Ниндидер сәбәп белән ул хәрби хезмәткә чакырылган Пермь военкоматында ул документлар сакланмаган. Архивларны өйрәнгәндә «Галлямов» фамилиясендә якын бик күп төрле вариантларны да карадык: «Галямов», «Галимов» һәм башкалар. Ул вакытта татар исем-фамилияләре бик нык үзгәртелеп язылган бит. Бәзәкәдән сугышта катнашкан 1919 елгы  Галимов Минәхмәт тә бар (бу икенче кеше булырга тиеш, туган елы да  икенче, Бондюг РВК сы документларында ул Галямов-Галимов Минәхмәт белән рәттән язылган. Ул да сугыштан кайтмаган, 1943 елның сентябрендә һәлак була һәм «первичное место захоронения: Молотовская ж/д, ст.Хабудунелок»- димәк, ул хәбәрсез югалмаган). Моннан чыгып, безгә 1915 елгы Галямов-Галимов-Нигамаев Минәхмәт турындагы документларны гына өйрәнергә кирәк.  Түбәндә китерелгән Бәзәкә авылы Советы документларында ул Нигамаев дип язылган.

         Бондюг военкоматы документларында Минәхмәт абый 1942 елның сентябрендә хәбәрсез югалды дип язылган. Ул вакытта соңгы хатыннан соң 4-5 эчендә башка хәбәре булмаса, ул документларда «хәбәрсез югалды» дип язылган. Минәхмәт абыйның соңгы хаты 1942 елның 26 маенда язылган- шуннан чыгып ул 4 айдан соң бу дата «билгеләнә». Чынлыкта ул 1942 елның май-июль айларында инде һәлак булгандыр, чөнки ул укый-яза белгән һәм тагын хатлар язар иде.

       Түбәндәге документ та Бондюг райвоенкоматы Минәхмәт абыйның авылдагы туганнары әйткән информация нигезендә генә язылган (боларның хәрби частьтән килгән «первоисточниклары» юк).

       Ниһаять, архивларда Минәхмәт абыйның кайдан РККАга чакырылуы турында документ та табылды: Пермь өлкәсе, Каганович (бүген Дзержинск) РВКсы. Бу Пермь өлкәсенең Хәтер китабында язылган. Димәк, аның «похоронкасы» шунда ук киткән. Әмма гаиләсе анда булмагач, ул «похоронка» адресатына барып җитмичә югалган.

       Туганнарыннан җыйган информация нигезендә Минәхмәт абыйны Бондюг (Менделеевск) РВКсы Татарстанның да  Хәтер китабына керткән.

         Бердәнбер «Татфронту.ру» документында Минәхмәт абый 683-нче яисә 685-нче укчы полкта хезмәт иткән дип язылган. 683-нче укчы полкка ул барып җитүе бик икеле, чөнки полк 1942 елда Азербайҗанның  Сумгаит шәһәрендә формирование уза һәм Закавказьедагы сугышларда катнаша. Ә 685-нче укчы полк безнең күрше Оренбург өлкәсендә 1941 ел азагында формирование уза.

         Түбәндә 685-нче укчы полк кергән 193-нче укчы дивизиянең сугышчан юлы белән танышып үтәбез:

       В ночь с 26 на 27 июля 1942 года дивизия понесла большие потери и была направлена на доукомплектование в Курган. (Можно предположить, что Минахмат абый погиб в ходе этих ожесточенных боев... К сожалению, никаких документов войсковой части, указывающих точную дату и место смерти в архивах найти не удалось. Может у их полка штаб был разгромлен и исчезли все документы. Или, как уже говорилось выше, его «похоронка», где были указаны место и время его гибели,  ушла в г.Пермь и там пропала).

     

        Бу язманы әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән үзенең якыннарының истәлеген саклап туганнарына җиткерергә омтылучы Бәхтегәрәев Минәхмәтка рәхмәтебезне әйтәбез!

    Тулырак

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться