Бәхетле балачак
Киләчәктә ниләр булачагын,
Беребез дә бүген белмибез.
Кояш нурларын таратса да,
Иртәгәсен бер дә күрмибез.
Балачакта йөгереп йөри идек,
Ялан тәпи басу – кырларда.
Кар бабайлар ясап куя идек,
Кар атыша идек кышларда.
Бәхетле балачак хатирәдә калды,
Бик сагынып искә аламын.
Һәр мизгелнең кадерен белеп,
Балачакларыма кайтамын.
Балачаклар безнең рәхәт үтте,
Балаларыбыз да күрсен бәхетне.
Кайгы хәсрәт күрми, тигезлектә
Яшәсеннәр иде гомерне.
Исән-имин булыйк һәрберебез,
Күкләребез булсын гел аяз.
Илләр тыныч, дөнья матур булсын,
Күңелләрдә яшәсен ямьле яз!
Раилә Гирфанова