Туган көнегез белән, хөрмәтле хәзрәтебез!
Бүген авылыбыз мәчетенең хөрмәтле имам-хатыйбы Мехәмәтнур хәзрәт Нәҗметдиновның туган көне. Мехәмәтнур абый мәчет шурасы белән берлектә авылыбызда күпкырлы чараларны оештыра, әйдәп бара. Алар арасында зиратны тәртиптә тоту, яңа капкалар кую, аны чистару эшләре, бакыйлыкка киткән якташларыбызны матур һәм оештырган төстә соңгы юлга озату, авыл гаиләләрендә дини мәҗлесләрне бөтен йолаларны җиренә җиткереп үткәрү, яшьләргә дини белем бирүне оештыру һәм башка санап бетергесез бик күп гамәлләр бар. Безнең авыл мәчетендә генә ел саен Ватан солдатларын һәрберсенең исемен әйтеп догалар уку оештырыла. Матур итеп Ураза һәм Корбан гаетләре үткәрелә. Болар барысы да Мехәмәтнур абый җитәкчелегендә эшләнә. Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле хәзрәтебез, авыл халкы ечен куйган изге хезмәтләрегез өчен!
Авыл халкы, сайт укучылары исеменнән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, алдагы изге эшләрегезне бүгенге кебек алып бару өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телибез!