Бәзәкә сабантуенда яңа матур традиция
Узган елгы сабантуйда авылыбызның Шанхай егетләре җыелып татарча көрәштә җиңгән 18 яшькә кадәр егеткә махсус приз (40 000 сумлык зур телевизор) куеп традициягә юл салганнар иде. Быелгы сабантуйда алар тагын да алга киттеләр: авыл советы ярдәме белән көрәш 14 яшькә кадәр һәм 18 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында оештырылып һәр номинациядә дә призерларга кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырдылар. Сабантуй кунаклары фикеренчә, яшьләрнең көрәше сабантуйның бик матур бизәгенә әверелде.
Авыл халкы, сабантуй кунаклары исеменнән бу матур башлангычны оештырган Шанхай егетләренә, авыл советына, көрәш судьяларына халкыбызның матур традицияләрен яңарткан өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба да бу традиция саклансын, тагын да киңәйсен иде!
14 яшькә кадәр яшүсмерләр арасындагы көрәш нәтиҗәләре:
1 урын: Черкашин Давид- электросамокат
2 урын: Гатауллин Райнур- кыйммәтле бүләк
3 урын: Хурматуллин Рамиль- кыйммәтле бүләк.
18 яшькә кадәр яшүсмерләр арасындагы көрәш нәтиҗәләре:
1 урын: Таһиров Алмаз- LED-телевизор
2 урын: Шакиров Рамазан- яндекс-колонка
3 урын: Закиров Алмаз- яндекс-колонка
Көрәшчеләргә алга таба да осталыкларын арттырып яңа җиңүләр яулауын телибез!