• Новости

    Итоги конных скачек 2025

    Бәзәкә сабантуенда ат чабышлары нәтиҗәләре

         2025 елның 7 июнендә Бәзәкә авылында шау-гөр килеп сабантуе узды. Быел һава торышы да нәкъ сабантуйча эссе булды, аллага шокер.

        Сабантуйның иң матур күренешләренең берсе- ат чабышлары. Кызганычка каршы, бу күренеш бөтен районда безнең авылда гына сакланып калды. Елдан ел ат чабышларын оештырып, авылдашларыбызны, сабантуй кунакларын шатландыру катлаулана барса да, бертуган Таҗиевлар җитәкчелегендәге оргкомитет һәм киң күңелле иганәчеләр бу эшне матур итеп башкарырга үзләрендә теләк һәм көч табалар. Ат чабышлары гадәттәгечә ике номинациядә үтте: “Бәзәкә атлары” һәм “Кунак атлары”. Шәймехәмәтов Роберт җитәкчәлегендә 3 авыр йөк автомобильләреннән ясалган трибуна ипподромдагы ярышларнын һәр мизгелен күреп торырга мөмкинлек бирде. Ярышларның барышын баш судья Хикматов Раиф күзәтте, ә Гыйззатуллина Ясминур  тәсфирлап торды.

         “Бәзәкә атлары” номинациясенең нәтиҗәләре:

    1 урын: “Фемида” исемле 10 яшьлек ат, ат хуҗасы Таҗиев Рафиснур, җайдагы Таҗиев Марат, “Талтиннар” нәселе исемендәге приз (20 000 сум, иганәчеләре-Кәлимуллиннар Рәшит һәм Гөлнур);

    2 урын: “Камалия” исемле 3 яшьлек ат, Таҗиев Мансур, җайдагы Таҗиев Мансур, Мамадыш районында 25 ел алдынгы колхоз рәисе булып эшләгән Мирзаянов Мехаматша Мирзаян улы исемендәге приз (15 000 сум, иганәче- Кәлимуллин Фәрит);

    3 урын: “Буян” исемле 10 яшьлек ат, ат хуҗасы Минешәехова Фәридә, җайдагы Узоков Норетдин, 1942 елда Смоленск өлкәсендә ятып калган “За  боевые заслуги” медале кавалеры авылдашыбыз Кәримов Гәлиәхмәт Әхмәтҗан улы исемендәге приз (10 000 сум, иганәче- Латыйповлар Фәния һәм Әхмәтгәли, Красноярск крае);

    4 урын: “Майка” исемле 12 яшьлек ат, ат хуҗасы ООО “Колхоз “Кама”, җайдагы Боллиев Ухтам, Бәзәкә авылының Почетлы гражданины, шагыйрь Марсель Гыймазетдинов исемндәге приз (5 000 сум, иганәче- Гыймазетдинов Марат).

         “Кунак атлары” номинациясенең нәтиҗәләре:

    1 урын: “Сонька” исемле 9 яшьлек ат, Ык Тамагы, ат хуҗасы Таҗиев Рафиснур, җайдагы Таҗиев Марат, 3-нче дәрәҗә Дан ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры Гимазетдинов Хәмәт Гимади улы исемндәге приз (20 000 сум, иганәче- Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы, Яр Чаллы шәһәренең һәм Бәзәкә авылының Почетлы гражданины);

    2 урын: “Королева ветра” исемле 4 яшьлек ат, Ык Тамагы, ат хуҗасы Таҗиев Мансур, җайдагы Таҗиев Мансур, авылдашыбыз Насыйров Нәкип Минәхмәт улы исемендәге приз (15 000 сум, иганәчеләре- Нәҗмиевлар Азат һәм Рәзилә);

    3 урын: “Заметка” исемле 3 яшьлек ат, Сәйтәк авылы, ат хуҗасы Ефимов Сергей, җайдагы Ефимов Сергей, авылдашыбыз Исмагилов Рәшит Фәйзи улы исемендәге приз (10 000 сум, иганәчеләре- Таҗиевлар Рафиснур һәм Мансур);

    4 урын: “Сирень” исемле 4 яшьлек ат, ат хуҗасы Минешәехова Фәридә, җайдагы Узоков Норетдин, офицер-танкист, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән авылдашыбыз Гильфанов Муллаян Биктимер улы исемендәге приз (5 000 сум, иганәче- Шакиров Рафиснур).

         Соңгы килгән атларга авылыбыздагы традицияне дәвам итеп мәчетебезнең имам-хатыйбы Мехәмәтнур абый Нәҗметдинов махсус бүләкләр тапшырды.

         Ат чабышларын оештыручыларга, иганәчеләргә авылдашлар, сабантуй кунаклары исеменнән шундый матур ярышлар белән шатландырган өчен бик күп рәхмәт әйтәбез! Киләсе елга да исән-сау булып шундый ук матур ярышлар белән сөендерсеннәр безне!

    сабантуй

    видео конных скачек









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться