• Новости

    Табиблар бэйрэме белэн!

    Табиблар бәйрәме белән!
    Җәйнең иң матур көннәрендә, июнь аенда медицина хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтелә. Күп һөнәри бәйрәмнәр арасында бу көн аеруча игътибарга лаек, чөнки без кем булуыбызга карамастан, баймы син, ярлымы, гади хезмәтчеме, зур дәрәҗәдәге чиновникмы - авыру-чир якаңнан эләктерсә барыбыз да табиб каршына барыбыз.
    Минем үземә дә күп мәртәбәләр БСМПга килеп әләгергә туры килде. Бу больницага гадәттә үзең теләп килмисең, алып киләләр. Чаллының БСМП хастаханәсендә эшләүче табибларга башымны иеп рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мин аларның инде исем-фамилияләрен дә хәтерләмим. Үт юлыма таш тыгылып, ашыгыч ярдәм машинасы белән БСМПга алып килделәр. Операция ясаган хирург Ахунов фамилияле иде, абайныкы кебек булгач, хәтердә калган. Ул шәфкать туташлары дисеңме, анестезиологлар дисеңме- барсы да бик мөләем, ягымлы йомшак телле, кешегә игътибарлылар.
    Ә менә авылдашым Миненур Хәмәтовна турында аерым язып үтәсем килә. Һарчак якты йөзле Миненур кем генә килсә дә, барсына да кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бөтен авыл халкы аңа рәхмәтле. Миңа да аның кул астында операциягә әләгергә туры килде. Бер операциягә килеп, берюлы икене ясатып кайтырга туры килде. Ис китәрлек хәлләр. Моны бары үз эшенең остасы - профессионал гына башкарып чыга ала. Классташым Наизның улы Рамил Хабибуллинны авыл халкы мактап телгә ала. Абыемның кызы кардиолог - Альбина Шәрифҗан кызын да оста белгеч дип зурлыйлар. Классташым Мансурны Салимуллин, авылыбызның фельдшеры Шәмсия апаны, Фәридәне, Гүзәлияне, Сәетнурны һәм башка медицина хезмәткәрләрен барсын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Киләчәктә дә Гиппократ антына тугры калып, кешеләрнең сәламәтлеген, гөмерен саклап калуда хәлләреннән килгәнчә тырышырлар, мәрхәмәтле, уяу булырлар дип өметләнеп калам.

    Мин дөньяга килдем диеп елый бала,
    Иң тәүге кат аны табиб кулга ала.
    Ак биләүгә төреп йомшак кына
    Әнисенең күкрәгенә китереп сала.

    Ахыр сәгатъ җиткәндә дә табиб янда -
    Соңгы сулышыңа кадәр озата бара.
    Тормышның зур тоткасы икән бит сез,
    Табибләрдан башка гына яшәп кара.

    Туктаманова Рәмзия









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться