Юбилеегыз белән, Лилия Рашитовна!
29 июньдә авылыбыз сайтының идеясын тәгъдим итеп инде 10 ел дәвамында аның баш модераторы булып зур хезмәт куючы Лилия Рәшит кызы Мөнирова үзенең олы юбилеен билгеләп үтте. Лилия ханым авылыбызны, туган ягыбызны чын күңелдән яратучы зат: аларның матурлыгын, авылдашларыбызның изге гамәлләрен күрсәтү өчен төрле чаралар уйлап табып аларны тормышка да ашыручы ул. Шулай ук үзенең туганнан туган энесе, авылыбызның данлыклы шагыйре Марсель абый Гыймазетдиновның улы Марат белән күп еллар авыл сабантуенда матур ат чабышлары үткәрүдә катнаша. Зур хезмәтләре өчен Лилия Рәшитовна 2016 елны «Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен» почетлы билгесе белән бүләкләнде.
Лилия ханым, Сезне барлык авылдашлар, сайт укучылары исеменнән юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез! Алга таба да балаларыгызның һәм оныкларыгызның уңышларына шатланып, авылдашларны яңа иҗади уңышларыгыз белән сөендереп яшәргә язсын!