• Новости

    Авылыбызда беренче дипломлы имам-хатыйб

    Авылыбызда беренче дипломлы имам-хатыйб

         Авылыбызның хөрмәтле имам-хатыйбы Мехәмәтнур абый Нәҗметдинов 2025 елның 10 июнендә Казан ислам университетының тулы курсын тәмамлап «Подготовка служителей и религиозного персонала религиозных организаций» юнәлеше буенча бакалавр дипломы алды. Шулай итеп 20 гасыр башыннан соң Мехәмәтнур абый авылда беренче дипломлы укымышлы имам-хатыйб булды. Аны барлык авыл халкы, сайт укучылары исеменнән шундый катлаулы уку программасын уңышлы үтеп чыгуы белән котлыйбыз! Алга таба да хөрмәтле имам-хатыйбыбыз бөтен алган белемнәрен, дәртен авылыбыз халкын берләштерү, изге гамәлләргә өйрәтүгә багышлар дип ышанып калабыз!

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться