• Новости

    Науруз байрам

     ПРАЗДНИК "НАУРУЗ" (русский вариант)

    Бәзәкә авылында шаулап гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте.

    «Нәүрүз» – « Яңа көн» дигән мәгънәне аңлата. Язны каршы алу бәйрәме көн белән төн тигезләшкән  көнне 21 мартта үткәрелә. Бәзәкә авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. Бәзәкә авылы  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде. Кунелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгэн авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Р.Насифуллина, барлык авылдашларны килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм муллык теләде.

    Нәүрүз килсә генә яз була. Быел Яз гүзәле Нәүрүзбикә, татар халкынын асыл улы Алпамша белән снегоходта килде.

    Кыш бабай үз биләмәләрен язга Нәүрүзбикәгә тапшырырга ашыкмады, көч сынашырга дәште. Яз гүзәле Кыш бабайның барлык шартларын да тогәл үтәп, бәйгеләрдә җинеп чыкты.

    Кыш бабай ярдәмгә диюне дәште, әммә Алпамша дию белән көрәштә батыр калды.  Кыш бабай узенең көчсезлеген аңлап, саубуллашты. Нәүрүз җиңде, кыш китте, яз килде.

    Күңелле концерт пограммасы дәвам итте.  «Бизәк» бию төркеме бүләк иткән  дәртле биюләр,  Эльмира Хузиахметова, Венера Гильмутдинова башкаруындагы матур җырлар көчле алкышларга күмелде.

    Күрше авыллырдан килгән кунаклар да, бәйрәм сәламнәрен юлладылар. Ык тамагыннан килгэн апалы сеңелле  Лариса  Ипатова, халык күңелен скрипка моңнарына төрде, Даня яраткан җырын башкарды. Турай авылыннан килгән Фәния Мухаметхатипова  «Беренче мәхәббәт» җырын бүләк итте, өлкән авылдашларыбызны яшьлек мизгелләре белән «кавыштырды». Сәйтәкле «Карендәшләр» ансамбе  чыгышы да бәйрәм кунакларының күңелләрен күтәрде.   Бәйрәмдә кунакка килгэн Иске Бигәш авылында тормыш итүче авылдашыбыз Файрушина Гафия апа  үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.

    Авылдашларыбыз Венера Хузиахметова, Тәнзилә һәм Рәфис Сибгатуллиннар телеңне йотарлык тәмле коймак, һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Бик зур рәхмәт аларга!

    Менә шулай бик күңелле итеп каршы алдык язны.

     

    Зәңгәр күктә концерт бирә

    Тургайлар – җырчы кошлар.

    Тургайлар җырына кушылып

    Ямьле яз килүе белән,

    Котлыйбыз сезне дуслар!

    Бу бәйрәмнең гүзәл мизгелләре

    Күңелләрдә калсын уелып,

    Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп

    Очрашырга язсын җыелып!

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться