• Новости

    Сугышнын ачы куз яше

    Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы гына көннәр калып бара. Шул уңайдан      Бәзәкә авылы китапханәсендә “Сугышның ачы күз яше” дип исемләнгән сәнгатьле уку кичәсе уздырылды.

    Бөек Ватан сугышы читләтеп үткән бер генә гаилә дә юктыр безнең илебездә. Сугышта башларын салган ата-бабаларыбызның; гомерләрен газиз улларын , ирләрен көтеп уздырган әбиләребез, әниләребезнең; “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән абый-апаларыбызның рухын яңартырга; аларның ныклыгы, сабырлыгы алдында тагын бер кат баш ияргә җыелдык без бу көнне.   Иң элек өлкәннәрне Бәзәкә авыл җирлеге ветераннары советы рәисе Г.Г.Фәизова якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Китапханәнең актив укучылыры Ф.Галимова , К.  Шайдуллина, хезмәт ветераннары Ф.Хабибуллина, М. Исмагилова татар шагыйрьләренең сугыш китергән кайгы-хәсрәт турындагы шигырьләрен кычкырып укыдылар. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган пенсионер укытучы Р.Мөхетдинова Җиңүнең 55 еллыгына әнисе Мәрьям әбинең  хәтирәләре буенча язган “Гаилә язмышы – Ватан язмышында”  дигән язмасын тәкъдим итте, якташыбыз җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага багышлап язган “Бөркет йөрәкле былбыл...”китабын китапханәгә бүләк итеп бирде. Мәдәният йорты директоры Г.Гумерова Җиңү бәйрәмендә авылыбыз урамнарыннан үтәчәк  “Үлемсез полк”ка әзерлек турында сөйләде  һәм “Мои Бизяки” сайтына урнаштырылган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштырды. Кичә ахырында өлкәннәребез чәй өстәле артында әти-әниләре турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар.

     

    Фания Башарова.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться