• Новости

    Бэзэкэдэ Тукай бэйрэме

    Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уянган чагында,  Бәзәкә  авылы “Хакимият йорты” каршында әдәби бәйрәм уздырылды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  130- еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм

     “Йөрәкләрдә Тукай эзләре,

       Күңелләрдә Тукай сүзләре” дигән тема астында үтте.    

    27 яшьлек гомеренең бары тик сигез елын иҗат итеп кала алган шагыйрь

     10 мең юлдан артык шигырь hәм проза  язып калдыра алган. Бүгенге бәйрәмдә дә аның шигырьләре яңгырады. Китапханәнең иң кечкенә укучылары бертуган Галимовлар, Набиева Самина, Рдаева Рания, Нуретдинова Азалия Тукайның кечкенәләр өчен язган  шигырьләрен  яттан сөйләп сөендерделәр.  Укучылар Гильмутдинова Алия, Нуретдинова Алина, Ахметшин Нәзил, Хузяхранова Регина шигырьләрне зур осталык белән башкардылар. Хөрмәтле өлкәннәребез Галимова Фәймә, Сибгатуллина Тәнзилә, Файзиева Гөлфирә апа укыган шигырьләрне барысы да рәхәтләнеп тыңлады. Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Розалия Зиннуровна да  бу бәйрәмдә катнашып үзенең әдәбиятка, шигърияткә битараф булмавын белдерде, авылдашларына барыбыз да яраткан  “Пар ат” шигырен бүләк итте. Ветеран укытучы Рәмзия апа Мөхетдинова китапханә үткәргән чараларда көтеп алынган кунак. Бүгенге чарада ул үзенең Тукай эзләре буйлап Арча ягында булган сәяхәте  турында сөйләде,  шагыйрьнең музеен барып карарга чакырды, Тукайга багышлап язылган шигырьләр укыды.  Гомумән, Тукайны яраткан, белемгә омтылган һәркем бүген бәйрәм итте. Алып баручылар китапханәче Ф.Башарова һәм Мәдәният йорты директоры Г.Гумерова Тукай тормышы,Тукай иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр.

    Тукай иҗаты... Тукай дөньясы... Безнең әле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз; Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында авылыбыз китапханәсендә бай материал тупланган. Тукайны күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык.

    Тукайның бик күп шигырьләре, фикерләре нәкъ менә бүгенге көнебезгә, милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы белән тәңгәл килә.  Шуңа да аның иҗаты, шигъри авазы бүген дә көр яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба.

                                                                                       Ф.Башарова 26 апрель 2016 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться