• Гильфанов Рәвиль Габделхак улы

    Гильфанов Рәвиль Габделхак улы

     

    Гильфанов Рәвиль Габделхак улы 1960 нчы елның 3нче сентябрьендә колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә баш бала булгангамы ул үзендә җаваплылык хисе тоеп үсә, кечкенәдән эш сөя. Кыңгыраулы мәктәп еллары сизелмичә дә үтеп китә, 18 яше тулган егетнең армиягә алыныр вакыты да җитә. Равильгә 1979 нчы елның 3 нче июлендә хәрби хезмәткә алынырга повестка килә.

     

     

    Солдат Гильфановны чик буенда урнашкан Кушка шәһәренә китерәләр, кыска вакытлы әзерлек курслары үтеп ул водитель-механик һөнәрен үзләштерә. Шул елның декабрь аеннан ул 371 нче гвардейский мотострелковый полк белән кайнар нокта Әфганга җибәрелә.Ул елларда эчке бер курку белән телгә алынган данлыклы Кандагар, Кабул, Шиндад, Герак шәһәре тирәләрендә хезмәт итә. Анда күпсанлы хәрби заданиеләр үти, дошман засадасына туры килеп бәрелешләрдә катнаша.

    Туп шартлаулары, танк гөрселдәүләре, автомат чиратлары... Болар барысы да аның тормышында булган вакыйгалар, бу еллар аның күнеленә мәңгелеккә яра салган, ул аларны кузгатмаска тырыша, чөнки бүген дә бу гадел булмаган сугышта башын салган дусларын сагынып сагышланып яши.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться