Бахтигараев Ильсур Вәгыйз улы
Бәзәкә авылында яшәүче Вәгыйз абый белән Гөлсинә апаның икенче улы Ильсур 1969 нчы елның 2 нче апрелендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк тыңлаучан, эшчән, тәртипле бала булып үсә. Мәктәптә укыганда алдынгылар рәтендә була, оста биюче буларак мәктәптә үткәрелүче чараларда актив катнаша. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Әлмәт шәһәрендәге төзелеш техникумына укырга керә һәм шуннан армияга алына.
Хәрби хезмәтне Ильсур Бәхтегәрәев Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә башлап җибәрә. Учебкада 6 ай булганнан соң аларны төнлә самолетка төяп инде 1979 нчы елдан бирле йөрәк ярасына әверелгән Әфганистанның Джеллалабад шәһәренә китерәләр. Ильсур десантно-штурмовой батальонда БМП-2 дә(боевая машина пехоты) наводчик-оператор булып хезмәт итә. Сугышчан бурычларны төгәл үтәгән солдат Бәхтегәрәевны командирлары да күреп ала, тиздән аны өлкән сержант итеп күтәрәләр. |
Әфганистан дип әйтү белән күз алдына тау-ташлы, рәхимсез кызу кояшлы Әфган җире килеп баса. Тауларда бертуктаусыз сугыш бара, тау итәгендә бераз тынычрак. Монда даими дислокация пункты урнашкан. Ильсурлар батальоны 3 ай тауларда була, 3 айга тау итәгенә төшерәләр. Таулардагы тынып тормаган сугыштан соң тау итәгендә иртә-кич кенә булган атышлар алар өчен инде бик куркыныч тоелмый. Моджахедлар, дошманнар белән сугышка кергән совет солдатларының соңгылары шушы егетләр була, алардан соң безнең гаскәрләрне Әфганнан чыгару башлана. Ильсур калган хәрби хезмәтен Петропавловск-Камчатскийда дәвам итә.