• Новости

    Сез канат бирдегез (Марсель Гыймазетдинов хэтирэлэре)

    Сез канат бирдегез

    Илленче ел. Ул елларда илебез зур авырлыклар кичерә, сугыштан соң калган җимереклекләрне торгыза, яңасын төзи иде.Безнең авылда да үзгәрешләр сизелә: азык-төлек ягы яхшыра төште, кием-салым да магазиннарда күбрәк күренә башлады, түбәсе саламнан булса да, йөз баш терлек сыешлы абзар җиткерде ул елны колхозыбыз. Бу кечкенә, тик һәркемне куандырырлык вакыйгалар минем – ул чакта сигез яшьлек сабыйның күңелендә ничек сакланып калгандыр. Хәер, әгәр Гөлсем апабыз булмаса, ул төзелешкә, үзгәрешләргә мин дә, башка кече яшьтәге балалар да игътибар итмәгән булыр иде бәлки.

    Ул болай булды. Кулына дәфтәр һәм карандаш тоткан бер апа безнең өй бусагасын атлап керде. Исәнлек-саулык сорашкач, әни белән нәрсә турындадыр сөйләште һәм, минем башымнан сыйпап, исемемне, фамилиямне сорады. Кем малае булуымны да әйттерде. Мин дөрес җавап биргәч, мактап та алды. Мин “Марсель” урынына “Малсель” дидем, “р” хәрефен әйтә белми идем, сакау идем.

    Әнә шул Гөлсем апа Гайнуллина мине укытырга тиеш иде инде.

    1 сентябрьдә фанердан ясалып, яшелгә буялган папка эченә “Әлифба” китабы, дәфтәр, карандаш салып, мәктәпкә йөгердем. Бик ягымлы елмаеп, безне Гөлсем апа каршылады, беренче тапкыр баскычыннан класска алып керде. Бер класста 22 бала идек.

    Беренче таяклар, саннар, хәрефләр... Беренче иҗекләр...

    Шушы язмам өстендә утырганда да Сезнең шатлыклы да, борчылулы да, мөлаем да булган йөзегез күз алдымда тора, шактый йөгерек яза торган кулым да, хәрефләрем матуррак чыксын дигәндәй, Сезнең исемне язганда ашыйкмыйча, зур ихтирам белән язалар.

    Беренче тапкыр безне һәркем өчен кадерле булган Ленин, туган ил, әни, әти, дуслык кебек сүзләрне язарга өйрәттегез. Илебезнең авыр сугыштан җиңеп чыгуы, зур-зур заводлар, фабрикалар төзелүе, йортлар салынуы, җимерекләрнең торгызылуы, колхозыбызның алга китүе һәм башка бик күп куанычлы хәбәрләр турында сөйли идегез.

    Кемнең дә булса семҗясында авырлык килеп чыкканда беренче ярдәм кулы сузучы, җылы сүз белән юата белүче дә сез булдыгыз. Хәтерегездәме, Гөлсем апа, тәнәфес вакытында башка балалар икмәк ашаганда Галимҗан бер читтә боек кына басып тора иде. Сез аңа үзегезнең икмәк кисәгеннән өлеш чыгардыгыз. Ул шундый куанды... Заманасы шундыйрак иде шул ул чакта.

    Дүрт ел бик тиз узып китте. Тәүге тапкыр атлап кергән бусагадан елмаеп, хәерле юл теләп, безне бишенче класска озаттыгыз. Күзләрегездән иртәнге чык бөртекләредәй яшь тамчылары кулыгыздагы чәчәк бәйләмнәренә тамдылар. Ул күз яшьләренең нилектән икәнен без аңламый идек әле ул чакта. Алар шатлык һәм юксыну билгеләре булган икән.

    Мин күп нәрсәләргә тукталмыйм, тик шуны әйтәм: сез безне ышанычлы кулларга тапшырдыгыз. Класс җитәкчебез Рәшит абый Бәшәров алты ел буена безнең белән бергә булды, безне күп нәрсәләргә өйрәтте. Әдәбиятка мәхәббәтне Сез уяткан булсагыз, аны дәвам иттеруче Мәсгудә апа Мөхәммәтдинова булды. Ватан сугышы герое, очучы Виктор Талалихинның үлмәс батырлыгы турында сөйләп, безне рухландырган булсагыз, Гаян апа Әюпова канатларыбызга ныгырга ярдәм итте. Бергә берне ничек кушарга Сез өйрәткән булсагыз, математика фәннәренә булган мәхәббәтебезне Хәй абый Гыйльфанов тирәнәйтте. Әйе, мәктәп бусагасыннан безнең чын кешеләр булып чыгуыбызда Бәзәкә урта мәктәбе укытучыларының өлешләре гаять зур.

    Укытучы өчен үзе укыткан укучы һаман бала булып кала. Гөлсем апага элекке укучылары Себердэн, Камчаткадан, Казаннан, Мәскәүдән һәм башка урыннардан үзләренең җылы сәламнәрен һәм рәхмәтләрен җибәрәләр.

                                                       М.Гыймазетдинов  сентябрь 1967 ел

    онтылмас мәктәп еллары









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться