Бөтен илдә Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгына әзерлек бара: төрле чаралар үткәрелә, истәлекләр яңартыла. Безнең сайт та, җиң сызганып, бу эшкә кушылды - сугышта катнашкан авылдашларның тулыландырылган исемлеген, сугыш чоры балаларының истәлекләрен урнаштыра. Мин дә сугыш чоры баласы. Миңа да истәлекләремне бирергә тәкъдим ясалды. Башта мин, “истәлекләрем китапларда басылды” дип, тәкъдимне кире каккан идем. Ләкин бераз уйлангач, “Бәзәкәм, туган бишегем” китабында бирелгән хатирәләремне, берничә өзек итеп, сайтка да җибәрергә булдым.
Альта Мәхмүтова.
Сугыш башланды.
Уйланыйк үткәннәр хакында:
Кемнәр без,
кемнәр сез
Аяз күк астында?
Тын калыйк һәйкәлләр каршында.
Сиңа да,
миңа да
Тарихны калкыту
Хәтерне барлаудан башлана.
Марсель Галиев
Ике тарихи көн – 1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Бу ике дата арасында – буыннар хәтеренә мәңгегә уелып кергән хәтәр 1418 көн... Ул көннәрне кичергән буыннарның истәлекләрендә гына түгел, аларның дәвамчылары хәтерендә дә саклана бу көннәр. Югыйсә, “Сугыш эзләре буйлап”, “Георгий тасмасы”, “Үлемсез полк” кебек хәрәкәтләр тумас та иде...
Сугыш... Бөек Ватан сугышы... Һәркем үз тормышын үзе яшәгән кебек, сугышны да ул үзенчә хәтерли һәм үзенчә тасвирлый. Кешеләрнең – ул кырыс елларны кичергәннәрнең дә, сугыштан соң күп еллар узгач туганнарның да – бу сугышка булган мөнәсәбәте дә үзләренчәдер дип фаразларга була. Ләкин үз тормышларын жәлләмичә, фронтта да, тылда да чиктән тыш хезмәт күрсәтеп җиңү көннәрен якынайткан миллионнар хакындагы изге хәтер мәңгегә сакланыр дип ышанасы килә...
Минем дә сугыш һәм аның башлануы хакында үз истәлекләрем. Тормышны кинәт кенә үзгәрткән 22 июнь көне... Миңа әле яңа гына дүрт яшь тулса да, мин бу көнне барлык детальләре белән хәтерлим кебек. Якшәмбе көн. Без өйдә. Әни безнең белән – мин һәм әле яңа гына бер яше тулган сеңлем Алиса белән маташа. Радиодан акрын гына ниндидер көй агыла. Кинәт кенә музыка өзелә, куркыныч калын ир-ат тавышы ишетелә. Әниебез агара, иреннәре тавышсыз гына “Сугыш” ди, безне икебезне берьюлы кочагына ала. Ә без икебез дә шунда ук кычкырып елый башлыйбыз. Күрәсең, безне радиодан килгән таныш булмаган тавыш, әнинең төсе үзгәрүе куркыткан, шомга салгандыр. Һәм без, бер нәрсә дә аңламасак та, дәррәү елый башлаганбыздыр. Бу минем беренче хатирәм.
Сугыш башланган көннәр минем истә болай калган: урамда кеше бик күп, “зур абыйлар”, берничә җирдә җыелып, кызу-кызу сөйләшәләр. Егетләр, төркем-төркем тарантас һәм арбаларга утырып, гармуннарда уйнап һәм кычкырып җырлап, урамның очыннан-очына узалар. Миңа бу бәйрәм кебек тоела. Бәйрәмнәрдә генә кешеләр җыела, гармунда уйный, җырлыйлар ич. Бар кешегә дә бик күңелле булырга тиеш, ләкин апа-әбиләр көлешми дә, сөенми дә, киресенчә, бик күбесе җылый, күзләрендә яшь. Мин моны аңлый алмыйм, әнидән сорыйм. Әнием миңа аңлата – безнең авылдан бик еракта сугыш башланган икән, урам буйлап җырлап йөрүче егетләр бәйрәм итмиләр, безне дошманнардан саклар өчен фронтка китәр алдыннан, шулай авыл белән саубуллашалар икән. Шулай мин яңа куркыныч сүзләр белән таныша башладым – сугыш, дошман, фронт һ.б.
Әнием истәлекләреннән: “Без Гитлер Германиясе белән сугыш, һичшиксез, булачагын белә идек тә кебек, ләкин хөкүмәтебез, ничек булса да, илебезне сугыштан саклап калыр дип өметләнә идек. 1941 елның 14 июнендә “тиздән сугыш башланачак” кебек имеш-мимешләрне кире каккан ТАСС Белдерүе барлык гәзитләрдә басылып чыккач, өметләребез ныгый башлады. Бу белдерүдә Германия һәм Советлар Союзы үзара сугыш башламау хакында 1939 елда төзегән Договорның какшамас булуы, Германия илебезгә каршы сугыш башларга җыена дигән сүзләрнең нигезсез булуы турында язылган иде. Мин бу Белдерүне хәзер дә бик яхшы хәтерлим, чөнки миңа аны атна буена укытучыларга, авыл активына, колхозчыларга аңлатырга туры килде. Һәм нәкъ бер атнадан соң сугыш башланды...”.
Сугыш башлануы турындагы тагын бер хатирәм әтине һәм Шәриф абыйны фронтка озату белән бәйле. Башта Шәриф абыйны озаттык. Әтинең бердәнбер улы Шәриф абый (1923-2001) 1941 елның җәендә, нәкъ сугыш алдыннан, Алабуга педтехникумын тәмамлаган. Алабуга военкоматына теркәлгән абый сугышка да Алабугадан китте. Аны озатуны мин яхшы хәтерлим. Аны һәм дусларын әти Алабугага кадәр озата барды. Үзе белән ул мине дә алды (әнинең әти-әнисе Алабугада яшиләр иде, күрәсең, ул мине аларга кунак итеп алып баргандыр). Без ике тарантаста әрәмә аркылы бик озак бардык. Төн җитте, күктә тулы ай йөзә, шуңа күрә бик якты һәм җылы да. Мин йоклап та алдым, уяндым да, тагын йокладым, ә без бардык та, бардык. Бу вакыйга 7-8 август төнендә булганын мин соңрак ачыкладым. Ә иртә белән Шәриф абый, безнең белән хушлашып, сугышка китте.
Әтине шулай ук җәй көне озаттык. Бер төркем авылдашлары белән әти 25 августта киткән икән. Әти хушласа алсын өчен мине ул көнне бакчага илтмәделәр. Өйдән чыгып киткәндә, патефонда әтинең яраткан “Салкын чишмә” һәм “Каляу Гайшә” көйләре язылган пластинка уйнап калды (шул вакыттан бирле бу ике моңлы көй әтине сугышка озаткан көйләр булып калды; аларны ишеткәндә хәзер дә минем күңелем әрни). Без чыгып арбага утырдык. Әни һәм башка хатыннар ирләрен Озын Тау пристанена кадәр озата баралар икән. Әни мине алып бармавын әйтте. Мин бик нык җыладым, әтиемнән аерыласым килмәде. Басу капкасы – зират янында китүчеләрне озатырга халык җыелган. Тәрбиячеләр бакчадан балаларны да алып чыкканнар. Әни һәм тәрбияче Фәйрүзә апа мине көчкә әтидән аерып алдылар, мин җылап калдым...
Бөек Ватан сугышы вакытындагы Бәзәкә хәлләрен тасвирлауны мин бар кешеләрне дә тетрәндергән зур фаҗигага бәйле үземнең балачак тәэсирләремнән башлап җибәрдем. Сугыш чоры хакында күпме генә язылса да, аз булыр, чөнки әле бүген дә аның ачылмаган, өйрәнелмәгән яклары җитәрлек. Бу еллардагы авылыбызның яшәешен мин, ул чорда яшәгән кеше буларак, үземнең балачак тәэсир-истәлекләремне, зурларның хатирәләрен, архивлардан алган фактик материалны да кулланып, язарга булдым.
Абыем Мәхмүтов Шәриф хатирәләреннән: “Мин яңа гына Алабуга педтехникумын тәмамлаган идем. 21 июнь, шимбә көнне безгә дипломнар тапшырдылар, һәм без, бер төркем егет (безнең укыган төркемебездә гел егетләр генә иде) Тойма буендагы болыннарга куна чыгып киттек. Су кердек, балык тоттык, учаклар яктык, учакта бәрәңге пешердек, җырладык, уйнадык, шаярдык... Икенче көнне шәһәргә кайткач, сугыш башланганын белдек. Без бөтенебез бергә, башта техникумга кагылдык, аннан военкоматка киттек. Анда бик күп кеше җыелган, кайбер егетләрнең кулларында котомкалары да бар – алар инде бүген үк сугышка китәргә әзер булып килгәннәр. Бик озак, нәрсә көткәнне дә белмичә, шунда тордык. Соңрак безнең янга военком чыкты, Германиянең безнең илгә кинәт һөҗүм итүен сөйләде, обстановканы аңлатты һәм өйләребезгә таралышырга, ә иртән, дүшәмбедә, эшләгән һәм укыган урыннарыбызда булырга кушты. Техникумда безне, диплом алган егетләрне аерым җыйдылар, хәзергә 1905-1918 елда туганнарның гына армиягә чакырылуы хакында аңлаттылар, калганнарга туган өйләренә кайтырга киңәш бирделәр”.
Шулай әле 18-не тутырырга гына җыенган (ул 1923 елның 2 июлендә туган) Шәриф абый авылга кайткан. Авылда аның яшьтәшләре дә берсе дә чакырылмаган була әле. Һәм ул, әтиләр белән киңәшеп, сугышка кадәр планлаштырган Березняк шәһәренә әтинең сеңлесе Нурнида апаларга кунакка китеп барган. Алай-болай ул югында повестка килсә, әти телеграмма сугарга тиеш булган. Ләкин Шәриф абый повесткага кадәр кайтып өлгергән. Алабуга военкоматыннан повестка август башында килгән. Абыйны армиягә озату турында мин үз хатирәләремне язган идем инде. Шуңа өстәп, Шәриф абыйның дусты белән төшкән фоторәсем артына язган сүзләрен китерәм: “Без бу карточкага сездән аерылгач сәгать 3тә төштек, 8-е көнне. Ә бүген, 9 августта иртән барып алдык. Мин бу карточканы шуның өчен төштем, әгәр исән йөреп кайта алмасам, сезгә истәлек булып калсын өчен. Югалтмагыз, ертмагыз, рам эченә куегыз. Улыгыз Мәхмүтов Шәриф, 9 авг. 1941 ел”. Бу рәсемне алганнан соң абыйларны, пароходка утыртып, сугышка озатканнар.
(Дәвамы бар).