Хәтер. Сугыш елы балалары.
Фатыйма әбинең әтисе Әхмәтгәрәй бабай |
Быел истәлекле ел: Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75. Авыр елларда туганнарын югалтмаган көчле рухлы сугыш елы балаларына багышлыйм бу язмамны. Дөньяда җил- давылларда сынмыйча- сыгылмыйча, авырлыкларга бирешмичә, акны- ак, караны- кара дип курыкмыйча әйтә ала торган, ялагайлыкның, тәлинкә тотуның ни икәнен дә белмәгән, кешеләргә тырнак очы кадәр дә начарлык кыла алмый торган кешеләрне беләм мин. Аларга тормыш алып бару бик җиңелдән булмаса да, аларның үз кыйбласы бар, алар шул туры юлларыннан атлый бирә. Сүзем шундый кыю, батыр затлар– безнең кадерле әти-әниебез Әхмәтясәви белән Фәния Мөхәммәтгәрәевләр турында. Алар инде бу якты дөньда юк. Бу язмам әти- әниебезнең, бездән дога өмет итүче туганнарыбызның, әнинең дусларының, мәрхүм авылдашларыбызның, яу кырында мәңгелеккә ятып калганнарның рухларына дога булып ирешсен, бу юлларны укыган яшьләргә сабак та, гыйбрәт тә булсын иде. |
Сүземне бераз ерактанрак башлыйм әле. Безнең бабай, Исрафил улы Габделхәким, элеккеге Бондюг хәзерге Менделеев районы Турай авылында туган. Үсеп буй җиткәч, Турай сабантуена кунакка килгән Минзәлә районы Таулар авылының искиткеч бер чибәр кызы Фатыймага күзе төшә бабайның. Ул аны урлап кайтырга уйлый. Әби аны зинһарлап җибәрүен сорый, бабай җибәрергә дә риза була, тик араларында бер усалы “син алып кайтмасаң, үземә алам” дигәч, өенә алып кайта. Хәким бабай да авылның уңган- булган егетләренең берсе, төскә- биткә дә чибәр кеше булган. Әби дә язмышына буйсынган. Алар бик матур пар булганнар. Бабай, әтисе ярдәме белән, 4 почмаклы йорт салып керә, аның бик иркен өйалдысы да була. Тәрәзәләргә куелган наличниклар да өйгә ямь биреп тора. Абзар- кура, келәт, зур мунча- барысы да яхшы агачтан, нык итеп җиткерелгән. Авыл өйләрендә “җил” капка булганда, бабайның “урыс” капкасы да булган әле. Заманына күрә, алар нык тормышта яшәгәннәр. Мәхәббәт җимешләре- дүрт балалары дөньяга килә. Тик Аллахы Тәгалә аларга бәхетне генә кыска гомерле итеп биргән шул. 1940 елның 28 мартында 38 яшендә Фатыйма әби вафат була. Төпчекләре, туйганчы әни сөте дә иммәгән уллары Мөхәммәтнур абыйга нибары 1 яшь тә 8 ай, Фәлимә апага 4 яшь чамасы, әнигә 9 яшь, Наҗия апага 11 яшь. Әбинең үлемен бабай бик авыр кичерә. Сагыну- сагышларын баса алмыйча, үзәк өзгеч моңлы тавыш белән таң алдыннан зыярәт ягыннан җырлап кайта торган булган ул. Ә илебез өстендә дәһшәтле сугыш болытлары куера башлаган вакыт. Дүрт балага әниләрен алыштырмасын белсә дә, бабай бер тапкыр өйләнеп карый. Озакламый сугыш башлана. 1941 елның октябрь аенда бабайны сугышка алалар. Сугышка киткәндә бабай күрше- күләннәргә кергән, күз яшьләре белән балалары керсә борыннарын сөртеп, чәй булса да эчереп чыгаруларын үтенгән. Әти- әнисез, әби- бабасыз калган ятим балалар авылда ике генә гаилә булган. (Икенчесе Мөбәрәк абыйлар. Аларның язмышын да үз вакыты белән, бәлки, язарлар.) Үги ана, балаларны калдырып, туган авылына кайтып китә. Дүрт бала өйдә ялгызлары гына кала. Наҗия апа арҗакка, әби- бабаларына чыгып китә. “Арҗак” дип Каманың аргы ягында урнашкан Минзәлә районын атыйлар иде бездә. Хәер сорашырга мәҗбүр була. Ә әни авылда кала, сыер тота. Ун яшьлек кыз баланың ялгыз башы сыер асравын нинди сүзләр белән әйтсәң дә аз кебектер- батырлыкмы? чарасызлыкмы? Әйтеп аңлый да- аңлата да алмыйм. Сыер бит ул һава белән тукланмый, аңа печән хәстәрлисе булган. Безнең күрше- тирә авыллар элек- электән Кама аръягында болында кышлык малга ризык әзерләгәннәр. Кама каткач, кышын аны ташыганнар. Күрше абзый әнигә сыерын җигеп бирә бирүен, курыкмыйча караңгыда карга эләгеп төшеп калган печәнне бөртекләп җыеп аласы да бар бит әле. Шул абзыйның “Курыкма, ятимне бүре ашамый аны”,- дигән сүзе белән әни сыерына ризык җыйган. Мәрхәмәтле кешеләр, ятим баланың печән җыйганын белеп, үзләре дә калдырып китә торган булганнар. Кама буенда атларга су ташып эчергәннәр. Суны әни кебек үсмерләр, я яшь хатыннар ташый, аларга шуның өчен күпмедер печән биргәннәр. “Бу кызның суы тәмле”,- дип әнинең суын эчерә торган булганнар, печәнен дә күпләп калдырганнар.
Өе хәзерге кебек “хоромнар” булмаса да, балалар өчен зур булган. Аны җылытасы да бар бит. Кышны, кем кертә, шуларда чыкканнар. Аның бит сыеры бар! Сыеры да әйбәт булган. Бер чиләк сөте хуҗага, икенчесе әнигә. Аны сатып, ипи алган, сохари киптергән. Алабута җыйган, орлыгы белән сәке аслары тула торган булган. Ул орлыктан ничек он ясаганнардыр, әмма он итеп аннан ризык әзерләгән. Шырпы белән керосинга да кытлык вакыт бит, тик әни бервакытта да запассыз тормаган. Әнинең бәрәңге бакчасы да зур булган. Аны сукалыйсы, утыртасы да бар бит әле. Сукага 4-5 хатын- кыз кул алышка җигелеп сукалаганнар. Әнидән нинди сукачы инде. Аның бакчасын сукалаган һәр апа өчен әни 4-5 көн сарык көтүен көткән. Бәрәңгесе дә уңа торган булган аның. Бабай тирән итеп бәрәңге базы казыган. Ул аны берничә өлешкә бүлгән: вакка, эрегә, утыртырга аерганнар. Бәрәңге шытмаган, әйбәт сакланган. Әни авылдан киткән вакытта ул бәрәңге базын үзенеке итәргә теләүче күршеләр күп булган. Бик күп игелеген күргән Минниямал әбигә калдырган ул базын.
Мәктәпкә әни көн дә бара алмаган, буран көннәрне генә. Төгәл фәннәр, системалы укымагач, авырдан бирелгән. Гуманитар фәннәрне яратып укыган. 7 классны тәмамлагач, Алабугага китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга кергән. Авылдан алып килгән ризыклары беткәч, берничә көн базарга барып кешедән калган алма кисәкләре, кыяр калдыклары җыеп ашаган да, ачлыкка чыдый алмыйча, укуын ташлап авылга кайткан. Авыл советы, мәктәп ни карады икән дигән сорау китми баштан. Әтисе ил өчен кан коя, баласы хәер сораша, ачтан интегә. Авылның мәктәп директоры әнигә Менделеевск шәһәренә 8 класска укырга барырга киңәш итә. Анда укый башлагач, әнигә пенсия дә түли башлыйлар.
1945 елның 5 май көнне күршеләрдә янгын чыгып, әнинең өенә шактый зыян килә. Рәхмәт совет дәүләтенә, ул бервакытта да ятимнәрне, гарип- горабәләрне, мохтаҗларны ярдәменнән ташламаган. Күршеләргә йорт салырга булышалар, ә авыл советы әнинең энесе белән сеңлесен Краснобор районы Балтач авылында урнашкан балалар йортына озаталар. Минем әнидән ул авылның еракмы икәнен сораганым бар. Бердәнбер транспорт “на своих двоих” булганда, якын түгел икән- Ижевка- Гөлширмә- Мушик (юлның бер ягында, икенче ягында – Рыс дигән авыл)- Барҗы- Балтач – әни сүзеннән чыгып, 20 км чамасы юл. Бу юлның шактый өлешен урман я куаклыклар аша барасын, яшь кыз баланың бер ялгызы шул юлны атна саен диярлек үткәнен күз алдына китерсәң, тәннәр чымырдап китә.
Әни, туганнарын югалтмас өчен, балалар йортына эз суытмый. Кышын чанага бәрәңге, сохари салып юлга чыга. Шул көнне үк кире әйләнеп кайта алмый, аңа энесенең караваты астында идәндә ятып төн кунарга рөхсәт бирәләр.Ә җәйге каникулларда әни энесе белән сеңлесен үзе янына авылга алып кайта. Әни бик оста җиләк, гөлҗимеш җыя, киптерә, кышка запас әзерли. Колхоз эшен дә калдырырга ярамый. Көз көне Чомартауга барып кыргый алма җыя, өшегән алманы кышын барысы да яратып ашый. Энесе аңа “әмнә” дип дәшә, “кем ул” дигәч әнине күрсәтә, “ә әниең кем”, дигәч тә әнине күрсәтә . Мөхәммәтнур абый гомере буе әнигә “старшой” дип дәште, югыйсә, олы бала Наҗия апа бит.
Ничек кенә авыр булмасын, әни ул вакытларны үтә ачынып сөйләми иде. Аның менә дигән дүрт дус егете була. Ул бигрәк тә “шапик” кушаматлы күрше егете Рафаэль белән мәктәп директоры улын Исламов Рафаэльне сагынып сөйли. Егетләр беркемгә да аны кыерсытырга юл куймаганнар. Үзләреннән бер дә калдырмаганнар. Кама буендагы текә тау битләрендә чия җыярга чираттан билдән бау бәйләп төшергәннәр. Аулак өйле, кичке уеннар вакыты бит. Үзеннән олырак яшьтәге авыл егетләре дә аңа гел күз- колак булып торганнар. Дус кызларын озатып куялар икән дә, клубка кереп әнине барлап чыгалар икән. Берсен бигрәк кызык итеп сөйли әни. “Маһи Бәдәре”, син кайда? җилләр исмиме? яңгыр яумыймы?”- дип сорый торган булган. Ягъни, сине борчымыйлармы. Биергә дә үзләре чакырганнар, кече яшьтәгеләргә зурлар белән рәттән басарга ярамаган. Тәртип шундый. Әнинең ул дуслары күптән гүр ияләре инде. Аллаһы Тәгалә урыннарын оҗмахның түреннән итсен, әни аларны догадан калдырмый. Әни әби өйрәткән догаларны хәтерли, үзлегеннән бик күп догаларны яттан өйрәнгән. Хәлендә чакта, авырмаганда, намазын калдырмый, ураза тота. Ятим балаларга якты чырай күрсәткән һәркемне исемләп белә, авылда нигезләре беткән, дога ирештерергә кешеләре калмаган әрвахларга да дога кыла.
Дөреслеккә хилаф булмасын: Фатыйма әбинең дә әти-әнисе бар бит. Әбинең абыйсы Вәлиәхмәт сугышта Суслонгер дигән җиргә эләгә. Ачлыктан интегүләрен әйтеп хәбәр дә җибәрә. Шул хатында “балаларны үзегезгә алып кайтыгыз, минем өлешне ашатырсыз”, дип яза. Булганын җыеп, аның янына барганда ул инде үлгән була. Шулай да Фатыйма әбинең туганнары ятимнәрен ташлап бетермәгәннәр. Әни аларның килүләрен сөенеп көткәннәрен сөйли торган иде. Вәлиәхмәт абыйның улы һәм Тәскирә исемле кызы барын да әни белә. Бик озак еллар ул Тәскирә апаны үлгән дип уйлый, аның рухына дога кыла. Сүз иярә сүз чыгып, Тәскирә апаның исән- сау Ижау шәһәрендә яшәүе билгеле була. 3-4 ел булса да, алар очрашып калалар. Ә без, өченче буын туганнар, инде беркайчан да бер- беребезне югалтмабыз, бик матур аралашып яшибез.
Хисаметдинова (Мөхәмәтгәреева) Гөлия (Турай)