Альта Мәхмүтова
Әти кайтты... (бишенче өзек)
Киткәннәрнең җылы аяк эзен
Саклап тора сыман бусага,
Кеше кайта,
Кайта туган өйгә,
Бик күп сулар аккан булса да.
Харрас Әюп
Сугыш беткәч, бөтен авыл солдатлар кайтуын, һич югында, исәнлеген хәбәр иткән хатлар көтеп яши башлады. Акрынлап фронттан кайтучылар да күренде. Әтиләре кайткан яки тиздән кайтачаклары турында хәбәр алган классташларым бик бәхетле һәм горур йөриләр, мактанып, әтиләре сөйләгәннәрне безгә дә сөйлиләр иде. Җәй дә җитте, ә безнең әтидән һаман бер хәбәр дә юк иде. Аның беренче хаты август аенда гына килде. Ниһаять, әти табылды! Ул исән! Ул тиздән кайтачак! Шулай без дә әтинең хатларын көтеп яши башладык. Әтиебез фашистларга пленга эләккән булган икән. Ә хәзер пленнан азат ителгән солдатлар немецлар җимергән завод-фабрикаларны яңадан төзергә тиешләр. Әти, башкалар белән бергә, Днепропетровск шәһәрендә зур заводны торгыза икән.
Хәзер әтидән хатлар даими килә. Гадәти буларак, хатның башы без укый торган рус хәрефләре белән язылган була. Ул өлешен без барыбыз да кат-кат укыйбыз. Хатның икенче өлеше гарәп хәрефләре белән язылган. Ансын әни генә укый. Минем хатның бу өлешен дә укыйсым килә, һәм мин, “мине гарәпчә уку-язуга өйрәт” дип, әнине аптырата башладым. Бик күп тапкыр сораган-ялынганнан соң, минем үҗәтлегемне белгән әни миңа берничә хәреф язылышын күрсәтте. Ул бу язманың бик катлаулы булуын да аңлатты, бөтен хәрефләрне танып язарга өйрәнгәч тә аны укый алу өчен зур тәҗрибә кирәк булуын сөйләде. Гарәп алфавитында “әти”, “әни” кебек гади сүзләрне һәм исем-фамилиямне дә язарга өйрәтте дә, әтинең хатларын биреп, таныш сүзләрне табарга кушты. Мин, әлбәттә, таба алмадым. Әни, әтинең хатыннан минем исемемне һәм тагын бер-ике сүз табып күрсәтеп, гарәп алфавитында нечкә сузык авазларның булмавын, почеркларның төрле булуын һәм, гомумән, мин язарга өйрәнгәнче, әти кайтып җитәчәген аңлатты. Һәм өстәп куйды: “әгәр кирәк тапсаң, үскәч үзең укырга да, язарга да өйрәнерсең!” (шулай килеп чыкты да).
Тагын 1-сентябрь җитте. Мин, бер класс “сикереп”, икенче класста укымыйча, Әминә апа Бәдертдинова укыта торган өченче класста укый башладым. Мин Әминә апаны күптән бик ярата идем, шуңа күрә бу күчүгә бик нык сөендем. Класстагы барлык укучылар да миннән ике-өч яшькә олырак иделәр (алар 8 яшьтән укый башлаганнар). Мин элеккечә яхшы укыдым, авырлыклар сизмәдем. Әминә апа еш кына төрле сәбәпләр белән укуда артта калган балаларга биремнәрне миңа аңлатырга куша иде. Бу, мөгаен, кызык күренеш булгандыр: өстәл артында Әминә апа дәфтәр тикшерә, ә арттагы парталарның берсендә кечкенә кызчык үсмер малайга (я берьюлы берничә малайга) хисап я грамматика дәресләрен аңлата. Миңа бу эш ошый иде (сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китим: мин дүрт яшемнән капитан булырга хыялландым, ләкин 1944 елда кызларны “капитанлыкка” укырга алмау турында указ чыкты. Әни миңа ул указны күрсәткәч, “алайса, мин синең кебек укытучы булам” дип, хыялымны үзгәрткән идем). Хәер, малайлар да каршы килмиләр иде. Малайларның артта калуы да ялкаулыктан түгел, дәрес хәзерләргә, мәктәпкә йөрергә мөмкинлекләре булмаудан килә иде. Ун-унике яшьлек малайлар өйләрендә инде җигелеп эшли – мал карый, утын кисә, эне-сеңелләренә ярдәмгә килә... Укырга дәреслекләр, дәфтәр, каләм, кара кебек уку әсбаплары юк. Өскә-аякка кияргә дә кием җитми...
Әти 1946 елның апрелендә кайтты. Кайтты дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми – аны өйгә әни белән Наҗия апа җитәкләп алып керделәр, чөнки үзе йөри алмый иде. Плен газапларын үткән әтиебезнең организмы сугыштан соң да чынлыкта үз илебездә дәвам иткән пленга чыдый алмаган, күрәсең, – ул аяктан егылган. Аны, комиссовать итеп, өенә кайтарып җибәргәннәр. Әтине Можга станциясенә кадәр санитар озата килгән, ә аннан Наҗия апа белән Ясәви абзый ат белән өйгә алып кайттылар. Менә әти өйдә; ул бик озын буйлы һәм бик ябык (1,80 м буе булган кешенең авырлыгы 50 кг да юк иде). Аның өстендәге шинеленең төсе дә икенче – куе зәңгәрсу-соры төстә иде. Соңырак әти аларны американнар азат итеп, үзләренең киемнәрен дә өләшкәннәрен аңлатты. Безнең гаиләбез түгәрәкләнде (ишәйде дип тә буладыр): әти, әни, Бондюгтан әбине алып килделәр, Наҗия апа, Рәмзия апа, Алиса һәм мин.
Әти берничә кич рәттән безгә үз өлешенә тигән газап-нужаларын сөйләде. Бу аңа җиңел бирелми, чөнки ул бар булган хәлләрне яңа баштан кичерә иде кебек. Кайчак ул, сөйләвен дәвам итә алмыйча, озакка туктап кала иде. Андый очракларда әтинең кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән тойган әниебез сүзне икенчегә, көндәлек тормышка бора, кайбер очракта: “Бүгенгә җитте, иртәгә дәвам итәрбез”, - дип, безне тарата, икенче эш куша. Барлык күргәннәрен сөйләп бетергәннән соң әти минем сугыш хакындагы бетмәс-төкәнмәс сорауларыма катгый рәвештә чик куйды. Гомумән, безнең әти генә түгел, сугыштан кайткан башкалар да, бер сөйләгәннән соң сугышны тизрәк онытырга телиләр иде кебек, хәтта ирләр генә җыелган вакытта да бу тема телгә алынмагандыр (бу тыелу 1965 елларга кадәр гамәлдә булгандыр).
Әти сөйләгәннәрдән минем хәтергә уелып кереп калган фактларны бәян итәр алдыннан аның хәрби билетындагы язмаларны китермәкче булдым: “26.08.1941 призван по мобилизации Бондюжским РВК ТАССР. 26.08.1941 по 28.10.1941 – 85 стр.полк – стрелок. 28.10.1941 по 15.11.1941 – 3745 стр.полк – стрелок. 15.11.1941 по 15.05.1945 находился в плену в Германии лагерь 317. С 15.05.45. по 31 марта 1946 года – рабочий батальона при з-де им. Петровского Упр-я НКВД по Днепропетровской обл. УССР».
Әти башта ике ай чамасы мари урманнарындагы Суслонгер лагерында булган. Сугыш башлангач ук оештырылган Суслонгер станциясе янындагы лагерьда сугышка китәргә тиешле солдатлар туплана торган җыю пункты ачылган. Әти сөйләвенчә, андагы шартлар немецларның пленныйлар өчен корылган лагерьларыннан да начарырак булган. Яңа гына авыллардан җыелган халык зур палаткаларда һәм үзләре казыган землянкаларда яшәгән. Лагерьда бер нинди дә тәртип булмаган, солдатларга кием, ашау җитмәгән. Сугышка хәзерлек урынына әтиләр утын хәзерләргә, яшәү җирләрен рәткә китерергә тиеш булганнар. Сентябрьдә әти янына барып, җылы кием һәм азык-төлек илтеп кайткан әни әтинең бик нык ябыгуы, кигән киеменең искерүе хакында сөйләгәне дә исемдә (мондый халәт безнең әти өчен бер дә хас нәрсә түгел иде – ул үз гомеренә матур, пөхтә киенергә яратты).
Составында әтиебез дә булган Суслонгерда оештырылган 3745 номерлы укчы полкы фронтка 1941 елның 28 октябрендә озатылган. Ноябрь башларында ул Мәскәүдән бары йөз чакрым тирәсе генә көнбатыштарак булган Көнбатыш фронты составына кушылган. Әтиләрне ниндидер станциядә эшелоннан төшергәннәр. Төнге шактый зур марш-бросоктан соң алар, бер буш җирдә туктап, чокыр-ерынтыларда урнашканнар (ноябрь башы – инде суыклар башланган чак, ерынтыларда, ичмасам, җилдән сакланып булган). Өстә әтиләр окоплар хәзерләгәннәр, ә чокырда землянкалар рәтләгәннәр. Шулай ике-өч көн үткән. Бик тыныч булса да (хәтта ату тавышлары да ишетелмәгән), шомлы көннәр булган бу. “Командирлар бер нәрсә дә аңлатмый, үзләре вакыт-вакыт каядыр юкка чыгалар; бер иртәне уянсак, безнең янда бер командир да юк иде”, - дип сөйләде әти.
Төшкә кадәр көтеп тә, командирлары күренмәгәч, тәҗрибәле солдат һәм старшина-сержантлар (араларында төнлә генә килеп җиткән бер кече лейтенант кына булган), командирлары обстановканы ачыклап кайтуларына өметләнсәләр дә, үзләре тәртип урнаштырырга, коралларын барларга булганнар. Дошманга каршы торырлык коралның юклыгы ачыкланган. Әле юлда ук аларга ике кешегә бер мылтык, кеше саен бишәр патрон һәм биш кешегә бер граната өләшеп, калган коралны фронт кырында алачакларын аңлаткан булганнар. Командованиене кече лейтенант вакытлыча үз өстенә алган, старшина-сержантлар һәм элек Кызыл Армия хезмәтендә булганнар рота-взвод командирлары итеп билгеләнгәннәр. Хәвефле төн узып китмәгән булган әле, әтиләр танклар гөрелдәве, этләр өрүеннән уянып киткәннәр. Землянка-палаткалардан чыксалар, алар үзләрен ерынты ярлары буйлап тезелгән немецлар камап алганын күргәннәр. Аерым төркем булып, немец офицерлары белән бергә аларның юкка чыккан командирлары да булган. Нәкъ алар солдатларга коралларын ташларга кушканнар һәм үзләренең тирән немец тылында булуын, каршы торуның файдасы юклыгын, СССРның җиңелүен игълан иткәннәр...
Шулай 1941 елның 15 ноябрендә әтинең герман плены башланган. Аларны, колонналарга тезеп, көнбатышка таба куганнар. Суслонгердан ук бергә булырга тырышкан бер төркем татар качарга булган. Җаен китереп, 10-12 татар кача алган. Атна-ун көн чамасы алар Белоруссия урман-сазлыкларында адашып йөргәннәр, ләкин дошманнар этләр ярдәме белән аларның эзенә төшкән. Эзәрлекләүләрдән котылырга тырышкан вакытта берничә кеше һәлак булган, берничәсе яраланган (әтинең дә кулы яраланган). Кыйналган, этләрдән таланган җиде татар, ахыр чиктә, Оршадагы әсирләрне күчерү лагеренә китереп ташланганнар.
Шуннан соң яңа газаплар башланган. Орша лагере. Этаплап көнбатышка таба озату. Яңа лагерьләр. Җәзалар. Һәм тоташ, ияләшеп булмый торган ачлык. Кара көз һәм кыш айларында да ачык һавада яки көч-хәл белән әмәлләнгән землянка-баракларда урнашкан әсир солдатлар, бернинди медицина ярдәмен күрмичә, төрле авырулардан, ачлыктан, суыктан йөзләп-меңләп кырылганнар. Әтинең ниндидер чүпрәк белән аннан-моннан бәйләп куйган яраланган кулы шешкән, хәтта ул, аңын югалтып, егылган. Аның иптәшләре әсирләр арасында булган табибне эзләп тапканнар. Ул чүпрәкне алып ташлаганда, әтинең кулында гангрена башлана торган булган. Табиб кичекмичә операция ясарга кирәклеген аңлаткан. Һәм, гади пәкене утта кыздырып, шешне ярган, яраны чистарткан, аның өстенә көл сибеп, әтинең күлмәгеннән ертып алган чүпрәк белән тагын бәйләп куйган. Соңырак, кайдандыр аспирин табып, бу табиб әтине аякка бастырган, сул кулындагы бер-ике бармагы гына бөгелмәс булып калган иде.
Ниһаять, Белоруссия, Польша, Германия лагерьләрен узып, әти Австриянең Санкт-Иоганн шәһәрендә рәсми исеме Шталаг 317 “Маркт Понгау” булган лагерьга килеп җиткән. Маркт Понгау лагерьлар комплексы, әсирләр өчен махсус төзелеп, совет әсирләре өчен аерым булган Төньяк лагерьдан һәм европалылар өчен оештырылган Көньяк лагерьдан торган. Совет әсирләре күбесенчә лагердан читтә булган эшләрдә кулланганнар. Әти башка әсирләр белән бергә таш ваткан, юл төзелешенә гравий, ком, таш ташыган. 1943 елның язында берничә әсир белән бергә аны бер австрияле фермер арендага алган. Анда да җиңел булмаган, әлбәттә. Чөнки аларны коллар урнына тотканнар. Шул ук иртәдән кичкә кадәрге авыр эш, шул ук ачлык... Аларны бигрәк тә билгесезлек борчыган. Сугыш бетмәгәнлеген белсәләр дә, фронт кайда кадәр барып җиткәнлеген белмәгәннәр.
Һәм менә шушы хуторда әтине тетрәндергән бер вакыйга булган. Бер иртәдә, әтиләр дуңгыз ашатканда, өйдән хуҗа хатын чыгып, “Альта!” – дип кычкырган. Кызының исемен ишеткән әти, хәлдән таеп, басып торган җиренә шап итеп утырган. Бер мизгел эчендә аның башына нинди генә уйлар килмәгән: башта ул, немецлар Бәзәкәгә җиткәннәр дә, без ничектер бу хуторга китерелгәнбез, дип уйлаган. Шунда ук моның мөмкин булмавы турында да уйлап өлгергән. Бу чакыруга бер кып-кызыл битле таза гына хатын-кыз килеп чыккач кына, хуҗаларның миңа адаш асравы булуын аңлаган. Аның нинди хәлдә калуына игътибар иткән иптәшләренә һәм асрау хатынга аның да Альта исемле кызы булуын аңлаткан. Шуннан соң бу асрау аларга юк-юк та, чөгендер, гәрәнкә кебек малларга ашата торган яшелчәләрдән өлеш чыгара торган булган, кайбер чакта хуҗалардан калган ризык та, дуңгызлар өчен пешерелгән азыклар да эләккәләгән. Әти миңа: “Синең исемең миңа исән калырга ярдәм итте”, - дигән иде...
P.S. Истәлекләрем бик күпкә китте, тәмамлыйм. Әтинең пленда күргәннәре хакында сайтта сеңлем Әнисәнең тулы язмасы бар. Кызыксынучыларга шул язманы укырга тәкъдим итәм.