• Новости

    Гайнетдинов Мехаматзян- беренче ботендонья сугышы ветераны

    Гайнетдинов Мехамәтҗан- беренче бөтендөнья сугышы ветераны

         Гайнетдинов Мехамәтҗан 1893 елда Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач ул Вятка губерниясенең Сарапул шәһәрендәге 166-нчы запас пехота батальонына башлангыч хәрби әзерлек алу өчен җибәрелә. Шунда чирләгәч аны 1916 елның апрелендә 91-нче эвакуация госпиталенә озаталар. Чире каты булгандыр күрәсең, алга таба Мехамәтҗан абзыйны 1916 елның 5 июнендә Казанда Лядская урамында урнашкан 4-нче госпитальгә (бу Казанның йөз ел тарихлы хәрби госпитале булырга тиеш адресы буенча) күчерәләр. Дәвалау беткәч, Гайнетдинов М. 1916 елның 20 июнендә “1-я Казанская команда выздоравливающих” юллама ала. Шуннан инде ул үзенең 166-нчы запас пехота батальонына кайткан булырга тиеш һәм анда әзерлекне төгәлләп фронтка киткәндер.

         Архивларда бүтән Гайнетдинов Мехамәтҗанга кагылышлы документлар табылмады. Бу безгә Мехамәтҗан абзыйга сугыштан авылыбызга кайту, шунда гаиләсен кору бәхете насыйп булгандыр дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Бәлки бу язмада аның оныклары үзләренең бабаларын таныр?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться