• Новости

    Бэзэкэ зираты ташлары

          Бәзәкә зираты ташлары

        Известный татарский ученый-историк, имеющий своих предков из села Бизяки, Раиф Фатхелбаянович Марданов в мае месяце 2004 года провел обследование старинных надгробных памятников на кладбище с. Бизяки. Он считает, что наше кладбище имеет наибольшее количество сохранившихся старинных памятников среди сел нашего региона.

        Приводим вашему вниманию отрывок из исследований Р.Ф.Марданова.

     (Информация представлена Зиганшиным Завдатом Габдулхаковичем)

     

    Бәзәкә авылы зиратындаты гарәп язулы кабер ташлары исемлеге (2004 елның 2 май көненда теркәп алынды)

    1. Нәжметдин Мөхәммәдгали угылы. 1922 ел.
    2. Мөхәммәдшакир Габделкаһир угылы, 1906 ел
    3. Бибифатиха Фазлулла кызы 1898 ел.
    4. Кемгә куелганы билгесез таш, XIX гасыр-ахыры
    5. Тажеддин Шәрәфеддин угылы 1916 ел
    6. Тимергали Гайнулла ушылы, 1905 ел
    7. Мөсәттика(?) Йосыф кызы, XX гасыр башы
    8. Шәмсеямал Шәриф кызы 1901 ел.
    9. Мулламөхәммәт сәүдәгәр Гыйззатулла угылы. 1892 ел
    10. Гарифуллага куелган таш. 1894 ел
    11. Гыйльмелбәшәр Шәмселбәшәр угылы 1898 ел
    12. Габдерәхим Әбүбәкер угылы, 1891 ел
    13. Фәтхеддин мулла Габделхәлим угылы Сәйфуллин, 1924 ел.
    14. 14. Гомәр Ибраһим угылы Балкин (Алабугалы), 1892 ел.
    15. «Бөр буй Сәрдек авылынын Гатиятулла бине Ишмөхоммәд, 1827 сәнә
    16. Мәрьямбикә Гайса кызы, 1878 ел
    17. Ягъкуб бине Идрис бине Баязид, 1909 ел
    18. |Мөхәммәдсалих] имам вә мөдаррис Мөхәммәдсадыйк угылы Гаделшин

    1895 ел.

    1. Нигъмәтулла Гыйззатулла угылы, 1907 ел
    2. Бәдреддин Низамеддин угылы һәм анасы Газизәгә куелган таш, 1925 ел 21. Нигъмәтулла Гайнулла угылы, 1874 ел.
    3. Бибигайшә Мөхәммәдвәли кызы, 1910 ел

    23 Миңнехәят Әхмәдҗан кызы, 1908 ел

    1. Низамеддин Габделвахид 1907 ел

    25 Фатихабану мулла Мөхәмматзакир кызы, 1912 ел

    1. Мозаффар Сәйфулла угылы, 1896
    2. Әхмәдхафиз Ягъкуб угылы, 1905 ел
    3. Таҗеддин Низамеддин угылы Зәйнеддинов, 1906 ел
    4. Габделнасыйр Габлелгалим угылы, 1898 ел
    5. Гобәйдулла Ибраш (угылы], 1856 (?) ел
    6. Фәхерниса Габделлатыйф кызы, 1915 ел
    7. Мөхибжамал Гаделшаһ кыз 33. Охмәдгәрәй Сиражелдинугыны 1931 ел.
    8. Сахибҗамал Мөхәммәдәмин кызы, ХХ гасыр башы
    9. Миңлекамал Зәйнеддин кызы, 1905 ел
    10. Исламгали Габдеррәхим угылы, 1888 ел
    11. Фархиҗамал Биктимер мулла кызы, 1853 ел.
    12. Салимә Ильяс кызы, 1824 (1834-?)
    13. Йөзекәйгә куелган таш. Улы Айман куйдырган, 1689 ел.
    14. Зәйнелбәшәр Шонкар угылы, 1852 ел
    15. Шәмселбәшәр Зәйнәлбәшәр угылы Шонкаров, 1883 ел.

    Искәрмәләр:

    №14 ташта нәкъ шулай «Балкин» дип, «к» хәрефе белән уелган, Ихтимал. ул “т” хәрефе белән Балтин дип язылырга тиеш булгандыр. Ташны уйган кеше хаталы язган, ахрысы.

    - №15 таштагы «Бөр буй Сәрдек» - хәзерге Кукмара районындагы Зур Сәрдек авылы, ул Бөр исемле елга буенда урнашкан. Вяткага коя торган Бөр елгасы Балтач районындагы Бөрбаш авылыннан башылап ага. Данлыкды Мәчкәрә авылы да Бөр елгасы буенда. Гомүмән, ул төбәктәге бер төркем татар авыллары, елга исеменә нисбәт ителеп, электән үк «Бөр буе авыллары» дип йөртелгән.

    №18 ташта исеме укырлык түгел, уалган иде, «Мөхәммәдсалих» исеме

    архив магълүматлары нигезендә ачыкланды.

    №39 таш - Бәзәкә авылы зиратында хәзергәчә сакланып калган иң борынгы таш. Бу ташны беренче мәртәбә (2004 елнын 2 май көнендә) күргәндә язуларын калын мүк каплаган иде, кеше исемнәрен һәм елын укый алсам да, соңгы юллары начар танылды һәм текстын төгәл генә ачыклап бетерә алмаган идем. Шунлыктан, Айман бабайга атасы Йөзекәй куйдырган кебек аңлашылган иде. Алай да, бервакыт яхшылап чистартып укырга кирәк булыр дип йөрдем. Бу таш турында мәкаләләребездә телгә алган вакытта да Айман Йозекәй улына куелган таш дип язган идем. Таъязманы 2016 елнын 2 апрель көнендә яхшылап чистартып, яңадан укыдым. Чынлыкта исә, бу ташъязманы Айман Йөзекәй улы үз әтисенә - Йөзекәйгә ясатып куйдырганлыгы ачыкланды. Анда: «…тарих мең дә бер йөз ел ирде, Айман Йөзскәй угылы ирде, атасы өчен бу билгене ирәнләрдин дога өчен» дип уелган.

    Архив мәгълүматларыннан ачыклавымча, ташны куйдырган Айман - минем сигезенче буындагы Тукай исемле бабамның бертуган энесе, ә Йөзекәй тугызынчы буын бабам. Ягъни, нәсел чылбырыбызның төп буыннары. Йөзекәй (?-1689) –Тукай – Даут - Әбләй - Габделмәннаф (1764-1830)  -Гыйззәтулла (1801-1868) - Мөхамматшакир (1832-1892) - Шаһимәрдан (1856-1930) - Гыйльмегаян (1892-1982) - Фәтхелбәян (1924-1995) - Раиф (1964)

    Мәрданов  Р. Бәзәкә авылы тарихына кайбер мәгълүматлар
    Мәрданов Р. Һадиев И. “Борыңгы ташлар ни сөйли?”

    история









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться