• Новости

    Фания Башарова. Этием Шайдуллин Зиннат Шайдулла улы трудоармия солдаты.

    Башарова Фәния: әтием Шайдуллин Зиннәт Шайдулла улы трудоармия солдаты

         Әтием  Шайдуллин Зиннәт Шәйдулла улы  1914 елда Әгерҗе районы Бетсемәс авылында   урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә 4 бала  – Гыйззәт (1911), Зиннәт (1914), Гөлҗиян(1916), Галимулла (1919) үсә. Кечкенә чакта әтием туганнары белән  Яркәй мулладан дин сабаклары ала, гарәпчә укырга өйрәнә.

    Шәйдулла бабай бик эшчән, таләпчән һәм  гадел  кеше булган, шуңа күрә балалар кечкенәдән үк хуҗалык эшләрен дә, авыл тормышы таләп иткән башка эшләрне  дә башкарып  тырыш, тәртипле булып үсәләр. Мал-туар асрап, иген үстереп көн күрәләр. 30-нчы елларда әтием беренче мәртәбә ачлык белән очраша, күзгә-күз түгел, бу юлы  күршеләр язмышы аша. Әтием сөйли иде: “Безгә  каршы йортта 3 улы белән ярлы гаилә яшәде. Берзаман ачлык башланды. Күршеләрнең дә хәле авырайды. Безнең аш вакыты җиткәч өстәлгә самавыр менгәнен кече уллары тәрәзәдән карап торыр иде дә, йөгереп керер иде. Әтәй аны да безнең белән  өстәл янына утыртып ашата, эчертә. Шулай бездә ашый-ашый ачлык елларын үткәреп җибәрде күрше малае, исән калды. Ә аның 2 абыйсы да үлделәр. Әтәй васыять итеп әйтте, балалар, кергән кешене чәйсез чыгармагыз, бер рәхмәт мең бәләдән коткарыр, диде.”  

        Совет власте урнашканнан соң авыл  Суворов исемендәге колхоз булып  оеша ,   әти үсә төшкәч,  сугышка кадәр, колхозда атлар карый.

        1941 нче елның март аенда әти күрше Октябрь авылы кызы Нәҗибәгә өйләнә.  Әтигә ул чакта 26, ә әнигә бары тик 17 генә яшь була. Гаилә бәхетен тоярга да өлгерми яшьләр, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Шулай да, кыш көне генә операция ясаткан әтиебезнең фронтка алынуын бераз кичектерәләр. 1941 елның көзендә икесе бергә күп кенә авылдашлары белән бергә Апас районына, хәзер билгеле булган Казан каймасына окоп казырга баралар алар. “Безгә – 12 кешегә, яшәргә ташландык бер өй бирделәр. Салам җәелгән сәкегә, идәнгә тезелешеп ята торган идек. Эшкә 12 чакрым җәяү барабыз, көне буе окоп казыйбыз, аннан караңгы төшкәндә өстерәлеп тагын шуның кадәр араны кайтабыз. Көчле салкын җил иссә дә, коеп яңгыр яуса да эш бер генә минутка да тукталмый. Өс-башлар манма су килеш эшлибез. Көрәк тотып куллар сөялләнеп бетте. Безне үлемнән көнгә бер бирелгән 600 гр. ипи коткарып калды. Хәлсезләндек, бик алҗыдык, ләкин бергә барган авылдашлар барыбыз да исән-имин кайта алдык. Шунда чакта кайнатам  Шәйдулланың вафаты турында хат алдык. Бик үкенечле булды, без аны соңгы юлга озата алмадык”, - дип сөйли иде әни.

         1942 елның 26 сентябрендә әтием Зиннәткә дә повестка килә. Әгерҗе военкоматы аларның командасын Татвоенкомат карамагына Казанга җибәрә. 1942 елның 4 октябрендә Татвоенкомат әтине Молотов исемендәге автозаводтагы (бүген Түбән Новгород шәһәрендәге ГАЗ автозаводы) автотранспорт ротасына җибәрә. Ул вакытта автозавод эшчеләре көне-төне эшләп фронт өчен бик кирәк булган автомобильләр, җиңел танклар чыгара. Андагы эшчеләрне трудовая армиядә хезмәт иткән дип исәплиләр һәм хезмәт дисциплинасы да фронттагыча була. Билгеле инде, солдат булгач, хезмәт хаклары да солдатныкы кебек була.

         Әтиебез берничә иптәше белән олы яшьтәге рус хатыны йортында  торалар, көнне төнгә ялгап эшлиләр, агач әзерлиләр.  Эш бик авыр булса да түзә солдатлар,  иң үзәкләренә үткәне  ачлык була. Менә шунда икенче тапкыр очраша әти ачлык белән. Араларыннан, сәламәтлекләре фронтка ярарлык булмаса да “монда ачтан үлгәнче сугышта фашист белән сугышып үләрбез” дип, үзләре теләп сугышка китүчеләр дә була.

         Әтиләрне бу ач үлемнән фатир хуҗасы гына алып калган дияргә дә мөмкин. Урманнан ашарга яраклы бөтен нәрсәне җыеп ашата, безнең татар халкы әле ул елларда  үстермәгән кәбестә- кишер, чөгендер үстерә, кышка гөмбә әзерли, җиләк-җимеш киптерә.   Әти дә бөтен гөмбәләрне  танып, эшкәртергә өйрәнеп кайта шуннан. Әлбәттә, солдатлар да ару-талуга карамастан хуҗа хатынның бөтен эшен эшлиләр, кулларыннан ни килсә шуның белән булышалар.

        Әти латин алфавиты һәм кириллица белән яза иде, сирәк булса да өйгә хатлары килеп тора. Акрынлап Җиңү язы да якынлаша.    

         Сугыштан соң да илне, шәһәрләрне һәм авылларны торгызу өчен автомобильләр бик кирәк була. Шуңа күрә әтине автозаводтан 1947 ел башында гына демобилизациялиләр. 7 нче январь көнне әтиебез авылга кайтып төшә. Әни ул вакытта да Шаршады урманында агач кисүдә була, әтием шунда әнине эзләп килә. Сугыштан соңгы еллар авыр булса да, исән-имин күрешкән яшьләрнең  бәхетле гаилә тормышы башлана.

        Әти-әни икесе дә терлекчелектә эшлиләр, әти атлар, әни бозаулар карый. Гаилә тормышына  бәхет өстәп 7 бала – 5 кыз һәм 2 ул туа (берсе 1 яшьтә вафат була). Әтиебез бик бала җанлы кеше  - дәрес хәзерләргә булышучы да, мәктәпкә җыелышларга йөрүче дә, өс-башка кием юнәтүче дә ул булды,  Бөтенебезгә итекне дә үзе баса иде, Горькийда  урман эшендә өйрәнгәнме, балта эшенә дә оста булды.

     “Яшәсен ирләрнең көчле булып та сабыйлыгын җуймаганы” (Р.Фәйзуллин шигыре)  дигән шигырь юллары гел безнең әти турында инде. Ял вакытларында һәрберебезнең шөгыльләре белән кызыксына, кушылып уйный,  белгәннәренә өйрәтә иде. Авылыбыз кечкенә булганга бөтен бала-чага бер гаилә кебек дус-тату булып үстек. Кышларын чишмә тау башыннан әтинең ат чанасы белән бөтенебез төялеп шуа идек, җәйләрен һаман шул ат арбасына утырып әрәмәгә җиләк-җимешкә йөрдек. Киң күңелле әтинең сабырлыгы да, игътибары да җитте һәркемгә.  Бәхетле балачак өчен әллә ни  күп тә кирәк түгел икән, югыйсә.

        Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән әти-әни янында  балачагыбыз сизелми дә үтте.  Әтинең хромка гармунына кушылып әни халык җырларын җырлаган  кичләр ерак калды. Туган оядан очып чыгып  һәммәбез тормыш кордык,  урнашкан җирләребездә тырышып хезмәт куйдык.

        Әтиебез гомер  юлын намуслы хезмәт белән узып пенсиягә чыккач яңадан намазга басты. Дингә сусау шулкадәр көчле булган күрәсең, шул елларда “Юлдаш” газетасында чыгып барган бар догаларны файдалану өчен аерым папкага җыеп я күчереп язып  алды. Аннары, 1987 елда, Көчек авылына мулла итеп куйдылар аны. Вафатына кадәр 10 ел мулла булып торды.  Әти  бу вазыйфаны бөтен күңелен биреп башкарды, халык белән килешеп эшләде. Халык та аны хөрмәт итте.  

        Әти белән әни бер-берсенә якты караш,  җылы наз бүләк итеп 57 ел мәхәббәтле гомер кичерделәр. 1997 елның 27 августында әтиебез бакыйлыкка күчте. Түбән Көчек авылы зиратында җирләнде.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться