Калимуллин Нури-участник первой мировой войны
Калимуллин Нури Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1889 елда туа. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач аны солдатка алып 5-нче Финляндия укчы полкына җибәрәләр. Украинаның Летне авылы (бүгенге Львов өлкәсендәге Дрогобыч районы) янындагы сугышларда 1915 елның 19 маенда ул хәбәрсез югала.