• Новости

    Калимуллин Мифтахетдин- младший командир артиллерийской бригады

    Калимуллин Мифтахетдин- младший командир артиллерийской бригады

         Кәлимуллин Мифтахетдин Кәлимулла улы 1882 елда Бәзәкә авылында Нигматуллин Кәлимулла һәм Гайнулла кызы Шәмсениса гаиләсендә туа. Ул авылдагы бертуган Кәлимуллиннарның (“Талтиннар”) иң өлкәне: (Мифтахетдин-1883-1945, Илалетдин-1884-1945, Кираметдин-1893-1965, Гиләҗетдин- 1896-1970). Армиягә киткәндә инде ул Фахреҗиһанга өйләнеп, аларның 3 баласы туган була: Сәләхетдин (Мифтахов Шарифҗан абыйның әтисе, Мифтахов Рәшитнең бабасы), Зайнагетдин (Калимуллин Рәвил абыйның һәм Зөлхәбирә (Актанышта тора) апаның әтисе), Фахресрур (Чиләбедә тора). Ул 20 гасыр башында Мифтахетдин абзый инде патша армиясендә хәрби хезмәттә булып кайткандыр, ахрысы. Чөнки беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Мифтахетдин абзыйны инде ефрейтор итеп 3-нче артиллерия бригадасына җибәрәләр. Шуны да искәртеп үтәсе килә: бәзәкәлеләрдән беренче бөтендөнья сугышында катнашкан бүгенгә билгеле булган 123 кешенең бары тик өчесе генә ефрейтор званиесендә була (һәм тагын бер кече унтер-офицер).

         А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында 1897 елгы перепись документларында (стр.475, п.361) Мифтахетдин абзый туган гаилә турында мәгълүмәтләр бар: алар гаиләсендә 4 агай-эне һәм 3 кыз булган.   

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться