• Новости

    Мифтахетдинов (Муфтиев) Минахмат-участник первой мировой войны

    Мифтахетдинов Минеахмат - участник первой мировой войны

         Мифтахетдинов Минәхмәт 1890 елда Алабуга өязенең Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мифтахетдин Хисаметдинов һәм Фатыйха Мехәмәтвәлиева гаиләсендә туа. Бөтенроссия переписе узган 1897 елда аларның гаиләсендә тагын энесе Минһаҗетдин (1895 елгы) һәм әбисе Гафифә Бигиева (1827елгы) була (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”,стр.455, п.188).

         Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, әле яңа гына өйләнгән Минәхмәт абзыйны солдат хезмәтенә алып, Ревель (бүген Таллинн) шәһәрендә урнашкан 89-нчы Беломорск пехота полкына җибәрәләр. Ул шунда сугыш башланганны каршылый.

         Карпат таулары тирәсендә барган сугышларда 1915 елның 28 мартында авыр яраланып (“ранение в левую лопатку и сторону груди”), аны башта 23-нче пехота дивизиясенең “перевязочный отрядына” җибәрәләр. Авыр яраларын чистартып бәйләгәч, Минәхмәт абзыйны тылга Мәскәүдәге госпитальгә озаталар. 1915 елның 11 маенда Мәскәүдән Казандагы №9 шәһәр госпиталенә күчерәләр.

         Минәхмәт абзый артыннан сугышка энесе Минһаҗетдин да китә. 1916 елның 24 ноябрендә Украинаның бүгенге Ивано-Франковск өлкәсендәге Галич шәһәре янында ул бик авыр җәрәхәтләр ала: уң күзе, ике кулы һәм аяклары яралана. Госпитальдә чагында аны 4 дәрәҗәле Георгий кресты белән бүләклиләр. Минһаҗетдин абзый мондый югары бүләккә лаек булган бердәнбер бәзәкәле бүгенге көндә һәм бу сугышта сугышчан бүләк алган өченче авылдашыбыз. Аның турында озакламый сезнең игътибарга аерым язма әзерләрбез.

        Сугыштан соң Минәхмәт абзый авылга исән-имин булып кайта. 1917 елгы переписьтә аның гаиләсендә 3 кеше (1894 елгы хатыны, энесе) булуы күрсәтелгән (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”, с.499, п.420).

    1925 елгы переписьта да Мөфтиев (шулай Мифтахетдиновны кыскартканнар) Минәхмәт абзый гаиләсендә 3 кеше булуы күрсәтелгән: бу вакытта инде аларның кызы Зәйтүнә (1918 елгы) була (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.504, п.121).

    1925 елгы переписьта Минәхмәт абзый тагын бер тапкыр язылган. Бәлки яшь гаилә башка чыгар өчен үзләренә яңа милектә өй сала башлаганнардыр һәм перепись өй башыннан баргач аларны тагын списокка керткәннәр. Бу юлы инде фамилиясен авылдагы кушаматыннан алганнар: “Кабишов Минәхмәт” (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя,Бизяки”, стр.510, п.427).

        Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның 21 декабрендә Мифтахетдинов Минәхмәтне Бондюг военкоматы переосвидетельствование үткәреп “Годный к нестроевой службе” дип резервка куеп, аңа справка бирә. Ул сугыш беткәнче фронтка да, трудоармиягә дә алынмый шулай резервта кала.    

         Минәхмәт абзый 1965 елда бакыйлыкка китеп Бәзәкә зыяратында күмелә.                         

         Бу язманы әзерләгәндә авылдашларның нәсел җепләрен табарга булышкан Фәния апа Латыйповага (Кәримова) зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

         Түбәндә Минәхмәт абзый гаиләсе, нәселе турындагы кызы Гөлнәфис һәм балалары язган истәлекләр белән таныштырабыз:

         “Туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белү фарыз”- дигәннәр борынгылар. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Гаилә ядкаръләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту фарыз.  Мин үз бабам белән горурланам. Мөфтиев  Миннәхмәт Мөфтәхетдин улы 1890 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында, Мөфтәхетдин  һәм Фатихабану гаиләсендә дөньяга аваз сала. Бик яшьли ятим калып, дөньяның ачысын-төчесен кечкенәдән татырга туры килә. Яшь булуына карамастан, Гатаулла кызы Минеһәдия белән тормыш корып җибәрәләр, бабайга 17,  ә әбигә нибары 16 яшь була. Гаилә бәхетен тоярга өлгерми калалар яшьләр, сугыш дигән афәт (беренче бөтендөнья сугышы 1914-18 еллардагы) яшьләрнең хыялларын җимерә. Миннәхмәт бабайны армияга алалар. Минеһәдия әби яшь килеш тормыш арбасына  җигелә. Аңа тормышны алып барырга абыйсы  Мөхәммәтдин  ярдәм итә.

         Сугыштан соң  бабай исән-сау авылыбызга кайту бәхетенә ирешә. Сугышта авыр яраланып  II группа инвалид булып кайта. Беренче бөтендөнья сугышыннан  соңгы еллар... Авыр еллар, ачлык еллары. Колхоз оешкан елларны әби белән бабай урта хәлле крестьяннар санында булалар. Аларны  чактан гына кулак итеп кумыйча калалар: сыерларын, атларын алып чыгып китәләр.

       Аларның гаиләсендә 10 бала дөньяга аваз сала: беренче бала булып 1918 елның 14 сентябрендә -Зәйтунә, аннары Шафига, Минемөхәммәт, Йөзмөхәммәт, Нурмөхәммәт, Мулланур, Мәхмүдә, Габдулла, 1932елның 28 ноябрендә - Шафига (үлгән Шафиганың исеме җирдә ятмасын дип кушканнар), унынчысы 1939 елның 26 ноябрендә -Гөлнәфис. Ачлык- ялангачлык еллар булганлыктан, тиф авыруы килеп чыгу сәбәпле, балалары бер-бер артлы үлеп баралар. Болар арасыннын өчесе: Зәйтүнә, Шафига һәм Гөлнәфис исән кала.

        Бәзәкә авылында ике колхоз булган:  “Сталин” һәм “Ворошилов” исемендәге колхозлар. Бабабыз Миннәхмәт  “Сталин” колхозында тимерче булып эшли, ә әбиебез Минеһәдия “Ворошилов” колхозында төрле эштә хезмәт куя, колхозда эшләүчеләргә ипи дә пешерә. Бабайның  кулыннан килмәгән эше булмый: тимердән кечкенә кубыз да ясый, кызы  Зәйтүнәгә уйнар өчен курчакларга кадәр  тегеп бирә. Тора –бара туку станогы ясый, шул станокта киндердән тукып күлмәк- ыштаннар тегеп кияләр.

        Илгә килгән афәт аларныңда гаиләсен читләтеп үтми, тормыш итү авырая. Әтиләре Миннәхмәт сугыш инвалиды, әниләре Минеһәдия каты гына авырый, Шафига белән Гөлнәфис  эле кечкенә булалар. Шунлыктан тормыш йөген җигелеп тарту олы кызлары Зәйтүнә җилкәсенә төшә. Хәтта аңа мәктәптә белем алырга да насыйп булмый.  Уку –язуга үзлегеннән өйрәнергә туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач  Зәйтүнәне, Бондюг  хәрби комиссариаты аша, хезмәт армиясенә алалар. Чиләбедә металлургия заводының  тимер юл цехында вагоннардан  тимер рудасы төяү -бушату  эшендә  7 ел хезмәт итә. Хезмәттән кайткач озак еллар төрле эшләрдә эшли.  Авылда Зәйтүнә апа бик хөрмәтле кешеләрдән саналды.  Бик күп еллар авылда абыстай булып йөрде,  бик  күп  кешеләрне дин белеменә өйрәтеп калдырды. 2007 елның 24 апрелендә бакыйлыкка күчте.                                                                                                                        Миннәхмәт бабайның тугызынчы баласы (кызы), 1932 елның 28  ноябрендә  Шафига   дөньяга килә. Яшүсмер еллары авыр,  Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Шулай булуына карамастан якынча 1949-1950 елларны  Бәзәкә урта мәктәбен тәмамлый.  Тормышлары авыр булу сәбәпле,  чикләвекләр, гөлҗимешләр җыеп, эшкә урнашу теләге белән Казанга юл тота. Анда туганнары Бәнәт апага (бабайның туганы) туктала.  Бәнәт апаның кечкенә  генә тулай торак бүлмәсендә яшиләр.  Алып килгән чикләвекләрен, гөлҗимешләрен сатып әзрәк ашап-эчеп торырлык акча юньләтә.  Әренләп  Казанның зонтиклар, сумкалар, чемоданнар ясый торган фабрикасында эшли башлый һәм икенче фатирга күчә. Фатир хуҗасының баласын карарга ярдәм итә. Казан медицина училищесына укырга керә. Эшләп укып аны тәмамлый.  Кыямов Хәсән Хөсәен улы белән гаилә корып җибәрәләр.1958 елда Әлмәткә күченәләр. Анда 33 нче  хастахәнәдә  балалар бүлегендә  эшли башлый. 1959 елда - кызлары Сәгыйдә , 1963 елда -Рәйхәнә,  1969 елда-  уллары Ринат туа. 1964 елда йорт салалар һәм шунда яши башлыйлар. Шәһәргә эшкә йөрергә  ерак булгач , Әлмәт “Татнефть” промыслово - геофизик конторасына   сызымнар сызучы булып эшкә урнаша.  Гомер буе шул эш урынында хезмәт куеп, Хезмәт Ветераны исеменә лаек булып, лаеклы ялга чыга. Гомер буе Әлмәт шәһәрендә гомер итеп 85 яшендә, 2017 елның 21 сентябрендә  бакыйлыкка күчте һәм Бәзәкә зияратына җирләнде.  Тормыш иптәше Хәсән, шул ук  конторада трактор йөртүче булып эшли. Трактор колоннасы җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.  1996 елның 21 апрелендә  вафат булды,  Әлмәт районы Елховой авылында  җирләнде.

          Олы кызлары Сәгыйдә  Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап,   Чаллыда күз табибы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Тормыш  иптәше Равил белән игезәк  балаларын  үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенгесе көнне  Чаллы шәһәрендә бәхетле әби белән бабай булып гомер итәләр.

          Икенче кызлары Рәйхәнә Казан инженер төзүчеләр институтын тәмамлап, “Газпром” системасында ПТО җитәкчесе булып  эшләп лаеклы ялга чыкты. Тормыш иптәше белән  бер кыз тәрбияләп үстереп , Әлмәт шәһәрендә бәхетле әби –бабай булып яшиләр.

      Уллары Ринат  Әлмәт политехник техникумын бетерде. Эшкуар булып  эшләде.  Тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы 2021 елның  4 январенда бакыйлыкка күчте.

       Миннәхмәт бабай белән Минеһәдия әбинең унынчы балалары  Гөлнәфис (безнең әниебез) 1939 елның  6 ноябрендә дөньяга  аваз сала.   (Туу турында таныклыкны бабай  26 ноябрьдә генә яздырып ала, шунлыктан  барлык документларда да туган көне 26 ноябрь итеп языла).  Аның балачак еллары  авыр , ач- ялангач  сугыш елларына туры килә. Апасы  Зәйтүнә  белән  басуга крахмал алу өчен, эчерек   бәрәңге  җыярга йөриләр, ә көз көне  алабута җыеп  икмәк пешерәләр.  Әтисе Миннәхмәт  әнигә дә агачтан кечкенә өстәлләр, урындыклар , уенчыклар , уку әсбапларын тутырып йорү өчен фанерадан сумка ясап бирә.   Сугыштан сонгы авыр еллар булуына карамастан, әнинең белем алу теләге көчле була. Бәзәкә урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлый.  Ул елларда Бәзәкә урта мәктәбе олы чишмә турындагы, тау башында урнашкан булган.  Мәктәп яны участогында  колхозыбызга  яшелчәләр , җиләк-җимешләр үстерүдә  актив катнаша.  Бу бөтен эшне  мөгаллим, биология  укытучыбыз  Мәүлидә апа ??? җитәкләгән.

        Алга таба укырга теләге көчле булу сәбәпле, әни  май заводында эшләү өчен, курсларга укырга керә. Күршедәге  Турай авылына йөреп укый.

     Ләкин ни сәбәпледер  авылыбызда май заводы төзелмичә кала, шунлыктан   “Кама” колхозына сыер савучы булып эшкә керә. Ул елларны фермада эшләве җиңелләрдән булмый.  Барлык хезмәт: сыер саву,  аларны ашату, асларын чистарту һ.б.  кул көче белән башкарыла.  Хезмәт сөючән һәм тырыш әниебезгә бу эшләр җиңел бирелә.

        Әтиебез  Закиров  Минехан Кәрәми улы (туган елы 1941 ел 14 октябрь) 1962 елны  Красноярскийда  армия сафларында өч ел хезмәт итеп, туган йортына кайта. Аның кайтуына  әбиебез Шаймөхәммәт кызы Фатиманың (туган елы-1904 ел)  күзләре күрми торган  була.  Армиядән кайткач әтиебез, бәхет эзләп  читкә чыгып китми, әнисен тәрбияләп төп нигездә  яшәп кала. Бер үзенә  тормыш  алып баруы бик  кыен була. Ә  апасы Маһирә  кияүгә чыгып төп йорттан киткән була.

        Әтиебез Минехан  1962 елда  әниебез Гөлнәфискә өйләнү теләген белдереп тәкъдим ясый.  Шулай итеп матур гына тормыш корып җибәрәләр. Тырыш һәм хезмәт сөючән егеткә туган колхозыбызда эшләү өчен, белем алырга кирәк була. Һәм ул Алабуга СПТУ № 11 укырга керә һәм уңышлы тәмамлый.  Туган колхозыбызда эретеп –ябыштыручы булып хезмәт  куя.

       1965 елны йорт салып керәләр, шул ук елны уллары Файзелхан 4 июньдә дөньяга килә. Ә Миннәхмәт бабабызга беренче оныгы белән озак куанырга насыйп булмый,  каты авырып китү сәбәпле, ул бакыйлыкка күчә.  Тормыш дәвам итә. Аларның ике балалары: уллары Дамир (1968 елгы) һәм кызлары Дамира (1975 елгы)  дөньяга килә.  Алар безне тырыш, хезмәт сөючән  итеп тәрбияләделәр.  Уллары Файзелхан  Бәзәкә урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, бала чактагы хыялы-табиб булу теләген тормышка ашыру өчен, 1982 елны Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына  укырга керде.  Аны уңышлы гына  1988 елны тәмамлап, Аксубай үзәк хастахәнәсендә озак еллар хирургия бүлеген җитәкләде.  Бүгенгесе көндә  Казанның 18 шәһәр поликлиникасында  табиб булып эшләвен дәвам итә. Күп тапкырлар мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Гөлнур белән кызлары Язилә, уллары Динарны тәрбияләп олы тормыш юлына чыгардылар. Ләкин мәрхәмәтсез үлем, тормыш иптәше Гөлнурны  арабыздан алып китте. Бүгенгесе көндә өч оныгының кадерле бабасы булып тормыш итә.

       Икенче уллары  Дамир да эш сөючән, тырыш егет булып үсә. Уңышлы гына урта мәктәпне тәмамлый. Колхозда эшләү теләге белән авылда кала.  Ләкин ходай тәгаләнең һәркем өчен билгеләнгән вакыты бар,  олы тормыш юлына аяк баса алмыйча, 1985 елның 4 августында фаҗигале рәвештә вафат булды.

        Кызлары Дамира (үзем) урта мәктәпне 1992 елда уңышлы гына тәмамлап,  Алабуга медицина училищасына укырга кереп, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Аннары  үзебезнең Менделеев районы үзәк хастахәнәсендә шәфкать туташы булып эшли.  Ләкин тырыш, үз максатына  ирешә торган кыз моның белән генә чикләнеп калмыйча, читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетының филология факультетын унышлы гына тәмамлый.  Аннан соң  туган авылыбыз Бәзәкә “Ләйсән” балалар бакчасында педагог -тәрбияче булып эшләвен дәвам итә.

       Тормыш булгач гаиләгә шатлыгы да, кайгысы да килә. 2011 елны 28 ноябрендә безнең яраткан әтиебез Минехан Кәрәми улы арабыздан китте. Ә әниебез Гөлнәфис Миннәхмәт кызы бүгенгесе  көндә кызы Дамира тәрбиясендә Аллага  шөкер  исән-сау гына яши. Быел  хөрмәтле әниебез 

    85 яшен тутыра.

       Шуның белән безнең кадерле бабабыз Мөфтиев Миннәхмәт  Мөфтәхетдин улына багышланган язмабыз тәмам.

     

    Бабаларың кем дип сорасагыз

    Җир кешесе булган, билгеле.

    Типсә тимер өзгән,

    Сукса ташны изгән,

    Кирәк икән борган Иделне.

     

         Үткән тарихка сәяхәт кызыклы да, катлаулы да эш. Мин бу сәяхәт вакытында  үз нәселемнең зур, эшкә кыю, куркусыз икәнлеген  аңладым. Үткәннәрне барлап, киләчәк өчен зур байлык калдыруым белән чиксез горурланам.

     

    Тарих шаһит диләр, тарих битләреннән,

    Эзләсеннәр туганнарым  үз эзләрен.

    Бу эшемдә минем нәсел җебем,

    Шул җеп белән тезелеп киткән

    Ул минем газизләрем.

     

    Бу Миннәхмәт  Мөфтәхетдин улына багышланган истәлекләр язмасын  кызы Гөлнәфис, оныклары Закирова Дамира, Закиров Файзелхан яздылар. 11 февраль 2024 ел.

     

         Бик зур рәхмәт зур хезмәт куеп бабасы, нәселләре турында шушы матур истәлекләрне язган өчен Гөлнәфис апага, аның кызы Дамирага!

     

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться