• Новости

    Муллахметов Хузиахмат-участник первой мировой войны

    Муллахметов Хузиахмат-участник первой мировой войны

         Муллахмәтов Хуҗиәхмәт 1892 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Муллахмәт Габделгафаров (1866 елгы) һәм Шәмседоха Шакирова (1867 елгы) гаиләсендә дөньяга килә. 1897 елда перепись вакытында гаиләләрендә әбисе Сәрбиҗамал Рафыйкова (1822 елгы), абыйсы Миннегәрәй (1890 елгы), сеңлесе Миннеҗиһан (1894 елгы) була. Бәлки алга таба аларның гаиләсендә тагын балалар тугандыр, ләкин бу турыда архивта документлар таба алмадык (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.436, п.28). Хуҗиәхмәт абзый авылдашларыбыз Галиәхмәт Муллахметов, Әнвәр Хуҗиәхметов һәм Тәскирә Шәрәфиеваларның (Хуҗиәхмәтова) әтисе була.

         Хуҗиәхмәт абзый, яшенә караганда, солдат хезмәтенә беренче бөтендөнья сугышы башланганчы ук алынган булырга тиеш. Ул 73 –нче Крым пехота полкында хезмәт итә һәм полклары белән 1914 елда сугышка кереп китә. 1916 елның 6 июнендә Хуҗиәхмәт абзый Көнбатыш Украинаның бүгенге Львов өлкәсендәге Городок районына кергән Тучаны авылы янындагы сугышларда яраланып (“сквозное пулевое ранение правой стопы”) башта Псков шәһәренең Александров общинасының күчмә лазаретына (бу Псков шәһәрендә оештырылып фронтка җибәрелгән лазарет) урнаштырыла. Аннан 1916 елның 20 июнендә Хуҗиәхмәт абзый Одесса шәһәр больницасы каршындагы лазаретка җибәрелә.

         Архивларда Хуҗиәхмәт абзыйның сугышчан биографиясенә кагылышлы башка документлар табып булмады. Сугыш беткәч ул Бәзәкәгә кайта, тормыш корып җибәрә.

         Түбәндә Хуҗиәхмәт абзыйның кызы Тәскирә апа Шәрәфиеваның истәлекләрен китерәбез:

    Әтәй һәм әнәй турында язма

    Минем бабай Муллахмәт, әби Шәмседоха Бәзәкә авылында туып, шунда гомер кичергәннэр. Аларның ике уллары һәм ике кызлары булган, шушы ике кызы авырып үлгәннәр, ә минем әтәй Хуҗәхмәт һәм аның энесе Гәрәй исән-сау калганнар.

    Әтәй Хуҗәхмәт 1892 елда туган, 1963 елның 10 маенда үлде. Әнәй Газиз кызы Хәдичә 1898 елда туган, 1968 елны 12 декабрендә үлде.

    Әтәйне 1914 елны Беренче бөтендөнья сугышына алган булганнар, ул аннан яраланып кайткан.

    Әтәйнең абыйсы Гәрәй 1890 елгы Магнитогорск шәһәрендә яшәп үлде-аларны анда авылдан кулак дип җибәргәннәр, юкса бер сыеры, бер аты булган. Өйләре хәзерге мәчет урынында була, иске өйләре хәзер зияратта тора, бабайлар мәет өзатканда шунда кереп торалар. Гәрәй абыйның 5 баласы булган.

    Әтәйнең беренче хатыны Нәгыймә апа-ул авырып үлгән һәм әтәй Хәдичә әнәйгә өйләнгән. Әтәйнең Нәгыймә ападан кызы Нәсимә туып-өч яшьтән ятим калган, аны инде әнәй үстергән. Нәсимә апа безнең Бәзәкә авылында эшләп яшәде, аның Марсель, Мансур, Мехаматнур  исемле малайлары булды.

    Әтәй белән әнәй көндез колхозда эшләделәр, ә төнлә әтәй колхоз конторысында каравылчы булып эшләде. Безнең өй ике катлы булды, шуның асты кибет, ә өйнең икенче ягы пекарня иде. Әнәй шунда төнлә каравылда торды. Әтәй белән әнәйне авылда бик хөрмәт иттеләр.

    Әтәй белән әнәйнең балалары-Нуриәхмәт, Накыя, Хаҗи, Галиәхмәт, Әнвәр һәм мин, Тәскирә, туганбыз.

    Нуриәхмәт абый 1923 елгы, Бөек Ватан сугышыннан кайтмады, 1942 елның 14 августында елда һәлак булган, Смоленск өлкәсе, Гагарин районы Сапешно авылында җирләнгән дип әйттеләр. Накыя апа-1926 елгы, башта колхозда урман кисүләрдә йөргән, ә мин белгәндә пекарныйда озак еллар эшләде, аннан почтада почтальон булып эшләп лаеклы ялга китте. Накыя апаның бер малае Ильдар булды.

    Хаҗи абый-1932 елгы, армияга киткәнче колхозда эшләде, кайткач “ЕУРБ”да нефтяникларда эшләп, шуннан лаеклы ялга чыкты. Хаҗи абыйның өч малае-Рәис, Ринат, Хаҗинур бар.

    Галиәхмәт абый 1936 елгы, башта колхозда эшләде, аннан грузчик булып сельпода эшләде, нефтяниклардан эшләп лаеклы ялга чыкты. Аның биш баласы-Зөфәр, Рамиль, Ильдар, Ләйсән, Рашат булды.

    Әнвәр абый 1940 елгы, биш ел колхозда электрик булып эшләде. Аннан Чаллы шәһәрендә ГЭСта электрик булып эшкә керде, шуннан лаеклы ялга чыкты. Абыйның ике малае-Айрат белән Альберт бар.

    Үзем Тәскирә-1944 елгы, 11 класс бетереп бер ел мәктәптә эшләдем, аннан Бәзәкә ашхәнәсендә эшләдем һәм калган эш урыным-НГДУда лаборант, оператор ТХУ булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Минем ике балам бар-Люзия белән Ильшат.

    Бугенге көндә әтәй белән әнәйнең җиде баласы арасыннан мин генә исән, аллага шөкер. Апалар, абыйлар инде вафат, алар барсыда алтын куллы иделәр, урыннары җәннәттә булсын!

     

    Шарафеева Тәскирә Хуҗәхмәт кызы. 12.02.2024 ел.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться