Мухаметзянов Шакирзян-участник первой мировой войны
Мехаматҗанов Шакирҗан 1886 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Әнисе Гафифә Гобәйдуллина һәм үги әтисе Шаһимәрдән Габделгалләмов гаиләсендә ике үги малай Әхмәтзакир һәм Шакирҗан белән энесе Минәхмәт, сеңлесе Гөлҗиһан була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.460, п.234).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә Хабибуллин Мехаматҗанның ике улы: Шакирҗан (Мехаматҗанов Галимҗанның һәм Шаехның әтисе) һәм Закир (Мехаматҗанов Гәрәйнең һәм Галинең әтисе) булуы күрсәтелгән. Шунысы игътибарга лаеклы: Шакирҗан абзый да, аның уллары Галимҗан да (4 сугышчан бүләк кавалеры), Шаех та (1942 елның ноябрендә хәбәрсез югала), шулай ук Закир абзыйның уллары Гәрәй дә (“За отвагу” медале кавалеры), Гали дә (1943 елның 12 октябрендә Ленинград фронтында һәлак була) төрле вакытларда солдат шинельләре киеп илебезне саклыйлар. Шулай ук Шакирҗан абзыйның кызы Разия (шәҗәрәгә хатын-кызларны кертмәгәннәр) була. Ул үскәч Фатхуллин Нуриәхмәткә кияүгә чыга.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач инде өйләрергә өлгергән Шакирҗан абзыйны армиягә алалар һәм 13-нче Белозерск пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 16 августында грыжа белән авырып, аны башта “156-й сводный госпиталь Екатеринославской (ныне Днепр) губернии”га, соңрак Украинадагы Верхнеднепровский уездындагы Весело-Тернавский госпиталенә салалар.