• Новости

    Мухаметдинов Ризатдин-участник первой мировой войны

    Мехаматдинов Ризатдин-участник первой мировой войны

    Мехаметдинов Ризатдин Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1893 елда Мехаматдин Әхмәтҗанов Шамсеҗиһан Ибраһимова гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында аның Тадҗибә апасы (1881 елгы), Бибифатыйха апасы (1883 елгы) һәм Зыятдин абыйсы була (1885 елгы) (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.442, п.70). Авылыбыз мулласы Шакиров Таҗетдин җыйган, Кәлимуллин Тимерхан кириллицга күчергән шәҗәрәдә аның да нәсел җебе күрсәтелгән: Усай- Биктә- Әхмәтҗан- Мехаматдин- Ризатдин. Ризатдин абзыйның ике улы Минемулла һәм Котдус булган. Минемулла абзыйның да ике улы Габдулла һәм Илдус булган. Бу шәҗәрә буенча, бәлки, авылдашларыбыз үзләренең бабаларының язмышын белә алырлар.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Ризатдин абзыйны солдат хезмәтенә алып 49-нчы Брест пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 16 мартында Лубно авылы янындагы сугышта яраланып, Мехаматдинов Р. 13-нче пехота дивизиясенең лазаретына дәваланырга салына. Аннан ул тагын үзенең полкына әйләнеп кайта һәм алдагы сугышларда катнаша.

        1915 елның 10 июлендә Ризатдин абзый Потуржица авылы янындагы сугышта тагын яралана һәм дивизия лазаретына җибәрнлә. Дәвалангач ул тагын үз полкына кайткандыр. Ләкин архивларда да, 1917 елгы һәм 1925 елгы перепись документларында аның турында бернинди дә мәгълүмәт табылмады. Бәзәкә авылы шәҗәрәсе генә 22 яшьлек чагында солдатка алынган Ризатдин абзый әле буйдак булгандыр, ә сугыштан соң өйләнеп аның гаиләсендә 2 улы туган дип фараз итәргә мөмкинлек бирә. Димәк, ул сугыштан исән калып авылыбызга кайткандыр.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться