• Новости

    Нигматуллин Бикмехамат-участник первой мировой войны

    Нигматуллин Бикмухамет- участник первой мировой войны»

         Нигматуллин Бикмехамәт 1876 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Нигматулла Рәхмәтуллин (1843 елгы) һәм Хөбъямал Әхмәдетдинова (1867 елгы, ул үги ана булырга тиеш яшьләр аермасы буенча) гаиләсендә туа. Гаиләдә 1897 елгы перепись вакытында Бикмехамәт абзыйның абыйсы Динмехәмәт (1871 елгы) хатыны Татҗиба Фатхуллина (1877 елгы), сеңлеләре Минезөләйха (1888елгы), Минеямал (1895 елгы) һәм энесе Гыйззатулла (1892 елгы) була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.448-449, п.129). Бикмехамәт абзыйның нәселе Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә дә бар. Ләкин анда Нигматулла абзый Хикматулла дип язылган гарәбчә язмалар бик начар саклануы аркасында.

    Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 38 яшьлек инде үз гаиләсен корган Бикмехамәт абзыйны солдатка алып 95-нче Красноярск пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 1 мартында аягы яраланып Мәскәүдәге госпитальгә салалар. Госпитальдән соң Бикмехамәт абзый тагын фронтка кайткандыр.

         1917 елгы перепись документларында Нигматуллин Бикмехамәт хатыны һәм 24 яшьлек улы белән торганы язылган (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.486, п.160). Бәлки аның башка балалары да булып, алар өйләнгән һәм кияүгә чыккан булгандыр.

         1925 елгы перепись документларында инде Бикмехамәт абзыйның гаиләсе 2 кешедән генә торганы күрсәтелгән. Бу вакытка инде улы да өйләнеп башка чыккандыр һәм алар хатыны белән икәү генә торганнардыр.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться