Хурматуллин Шагидулла Польшада мәңгелеккә башын сала
Хөрмәтуллин Шаһидулла 1891 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Хөрмәтулла Гыйззатуллин (1857 елгы) һәм Хөсниҗиһан Низаметдинова (1862 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә абыйсы Гыйззатулла (12 яшьлек, нигәдер шәҗәрәдә ул күрсәтелмәгән) һәм сеңлесе Бибиәдия була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.457, п.202).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хөрмәтуллин Шаһидулла нәселе: Батыргәрәй-Балтай-Рәхмәтулла-Гыйззатулла-Хөрмәтулла- Шаһидулла.
Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Шаһидулланы солдат хезмәтенә алып, башта Казандагы 162-нче Ахалцых пехота полкына бәзәкәлеләр Закиров Ахун, Гайнуллин Абзалетдин һәм Зәйнетдинов Камалетдин белән бергә җибәрәләр. 1914 елның июль аенда Казан шәһәренең Адмиралтейская слободасында 162-нче пехота полкыннан офицерлар һәм солдатлар алып, яңа 306-нчы Мокшанск пехота полкы оештырыла башлый. Шул полкка Шаһидулла абзыйны да, вакытына карата белемле булгангадыр инде, кече командир (ефрейтор) итеп күчерәләр. (Командир русча да белергә, азрак укый-яза да белергә тиеш бит). Үзенең полкы белән ул шуннан сугыш утларына кереп китә.
1915 елның 1 февралендә Воля-Шидловецкая операциясендәге каты бәрелешләрнең берсендә Польшадагы Цисе авылы янында 24 яшьлек ефрейтор Хөрмәтуллин Шаһидулла һәлак була.
В январе 1915 г. группа корпусов 2-й армии участвовала в операции у Воли Шидловской (Воля-Шидловецкая (пол. Wola Szydłowiecka) — село в Польше, расположенное в Лодзинском воеводстве, Скерневицком повяте, в гмине Болимув. Расположено примерно в 6 км к востоку от Болимува, в 17 км к северо-востоку от Скерневице и в 64 км к северо-востоку от столицы региона Лодзь). В ходе этих боев и героически погиб наш земляк ефрейтор Хурматуллин Шагидулла.